26 июня в столицы Татарстана на стадионе «Казань-Арена» пройдет III республиканский ифтар с участием порядка 5 тысяч человек.
В программу включены исполнение мунаджатов, вечернее разговение и коллективный намаз. Как отмечают организаторы, аналогов такому ифтару по масштабности нет больше ни в одном регионе России. Организаторами выступили Духовное управление мусульман РТ совместно с Ассоциацией предпринимателей-мусульман РФ и администрацией стадиона.
Аллаһы Тәгалә мөэмин мөселманнарны һәрьяктан сыный. Әмма аларны һава торышының шактый кызу торуы да куркытмый. Быелгы ураза тотучылар гамәлне җиренә җиткереп башкара алсалар, аларның гөнаһлары кояш нурында юкка чыккан, зарарлы авыру сыман гаип булачак.
Рамазан — “рамаз”, ягъни “кыздыра”, “көйдерә” торган эсселек сүзеннән алынган. Шулай булгач, Рамазан барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз.
– Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли, — ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. — Сөекле Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм кисәтә: “Кем Рамазанда алдауны һәм ялган шаһитлык итүне дәвам итә – юкка ризыктан һәм судан тыелып тора”.
Рамазан ул – начар гамәлләрдән котылу, холкыбызны яхшырту һәм авыр гөнаһлардан арыну өчен мөмкинлек. Тагын бер хәдис шул хакта ачык аңлатып бирә: “Ашау-эчүдән тыелу гына ураза тоту түгел. Бәлки яман сүздән, әшәке нәфестән тыелу – чын ураза. Әгәр бер кеше сине сүксә, син әйт: “Мин – руза”, – диген”. Хәтта яман сүз әйтсәләр дә, яман сүз белән җавап кайтарма.
Изге Рамазан аенда Казаныбызның һәр мәчетендә диярлек көн дә авыз ачу ашлары оештырыла. Татарстанда менә инде өченче ел республикакүләм Ифтар уза. Быел ул 26 июнь көненә тәгаенләнгән. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә оештырыла торган дини мәҗлескә 5 меңләп кеше киләчәк, дип ышандыра дин эшлеклеләребез. Чагыштыру өчен берничә санга тукталып узыйк: Татарстанда беренче республика ифтары 2011 елда узды. Ул елны Меңьеллык мәйдан 1500гә якын кешене сыйдырган иде. Узган ел республика күләм авыз ачуга 2 меңнән артык кардәшләребез “Казан- Арена” стадионына җыелды.
Республика ифтарына дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар да киләчәк. Татарстан мөфтие һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең вәгазьләр сөйләве көтелә. Коръән аятьләре яңгырап, догалар кылыначак. Стадионның махсус әзерләнгән урыннарында җәмәгать намазы укылачак. Шулай ук Татарстан Диния нәзарәте, “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән социаль һәм Рамазанга багышланган роликлар күрсәтү каралган, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Просмотров: 1148