Самарда «Ялкынлы яшьлек» исемле җыр, бию, шигърият ансамбленең чыгышларын карап, берничә буын татар тәрбияләнде. Бу иҗат коллективы үзенә бер мәдәни сәнгать мәйданчыгын хәтерләтә. Төрле жанр бер үзенчәлеге булса, икенчесе — шәхесләр парады!
Йолдызлар да сокланырлык. Буй-сын, кыяфәт, кием, тел байлыгы, интонация һәм моңлылык! Татар җырчысын моңсыз күз алдына да китереп булмый. Такмак белән килгәннәр сәхнәдә озын гомер кичерә алмыйлар.
Сәхнә культурасының бизмәне булып саналган җырчылар була.
Шундыйларның берсе — ул Йосыф кызы Галия Мостафина.
Галия ханымны озак еллар сәхнәдә күзәтеп яшәдем. Тупли халкы гаҗәеп үзенчәлекле шәхесләрдән тора. Җентекләбрәк карасаң, шәхеснең серле сыйфатларына тукталасың, нинди гаиләдә һәм шартларда тәрбияләнгәненә игътибар итәсең.
Кызыксынуым Галия ханымга сораулардан башланды.
- Галия ханым, нәсел орлыгыгыз кайсы туфраклардан? Мин әтиегезне күздә тотам.
- Әтием тумышы белән Улйан өлкәсенең атаклы Сайман авылыннан. Җәләлетдин бабай Шәрипов гаиләсендә туа. Ләкин дә аңа әти бәхетен тоеп яшәргә туры килми. Алты яшендә әтисез кала. Атадан килгән сәләтне урынлы куллана.
Авыл мәктәбендә яхшы укып, Кузнецк шәһәрендәге педагогик техникумны тәмамлый. Дипломлы егетне Тупли авылына урыс телен һәм әдәбиятын укытырга җибәрәләр.
Озак эшләргә туры килми. 24 яшьлек Йосыфны гаскәр хезмәтенә алалар. Иваново шәһәрендә егеттән артеллирист-зенитчик ясыйлар.
Армиядә аның үткенлеген, зирәклеген күреп алалар һәм рота командиры итеп билгелиләр.
- Димәк, егет сугышка әзер була?
- Әйе. Кырык беренче елны сугышка җибәрәләр һәм сугышның башыннан ахырына кадәр яу кырында була. Туплига 1945 елның декабрендә генә кайтып керә.
- Биш ел буена сугышта. Атлаган саен үлем белән очрашу. Кыскача гына булса да, әтиегезнең сугыш юлларын санап китегез әле.
- Чехословакия. Румыния, Польша, Белоруссия, Германиянең Хайлигентайль, Летцен, Растенбург, Хайльстерг, Ландсберг шәһәрләрен азат итә.
- Сугышны ярасыз күз алдына китереп булмый.
- Өч мәртәбә яралана. Сталинградта контузия ала.
- Сугышта алган бүләкләренә дә тукталыгыз әле.
- Әтием Йосыфны командование «Кызыл Йолдыз», «Бөек Ватан сугышы» орденнары һәм күп санлы медальләр белән бүләкли.
- 1945 елның декабрендә Туплига кайткан дидегез. Ни белән шөгыльләнгән әтиегез?
- Укыту эшен дәвам иткән. Бер елдан соң гаиләсе белән Үзбәкстанның Маргелан шәһәренә китә һәм анда педагогик институтта югары белем ала, бер үк вакытта мәктәптә укыта да. Туган яклар сагындыра. Туплига кайтып, алтмыш биш яшенә кадәр мәктәптә укыта. Биш ел директорның урынбасары булып та эшли.
- Гаиләгез ишле булдымы?
- Әтием Йосыф белән әнием Минзифа биш кыз үстерәләр.
- Сугыш кырын узган ир-егет җирдә үк тәмугны күргән кеше. Әлбәттә, әтиегез сезгә аларны сөйләп үстергәндер. Ул үзе - бер тәрбия чарасы. Сөйләгәннәрдән кайсы фикер башыгызга уелып калды?
- Нинди генә авырлыклар күрсәгез дә, зарланмагыз. Ходай Тәгалә сугыш афәтен генә күрсәтмәсен.
Йосыф кызы Галия МОСТАФИНА серләрен
Шамил БАҺАУТДИН чиште.
«Сәлам» газетасы, tatarlarsamara.org.
Просмотров: 1529