Илдә каты сугыш бара. Әтиебез Гәйзулла углы Нәбиулла Нигъмәтуллин да 1942 елда Ерак Көнчыгыштагы хәрби флотка хезмәткә алына. Япония фашистлар Германиясе белән төзегән килешү нигезендә СССРга каршы сугыш ачарга тиеш була. Ул яктан да көчле куркыныч янаганга күрә, коточкыч канлы сугыш барса да, көнчыгыштагы чикләрне саклау өчен анда да күп гаскәр һәм хәрби флот тотарга туры килде.
Японнарның армиясе һәм хәрби флоты дөньяда иң көчлеләрдән саналса да, алар сугыш ачарга шикләнделәр. Ниһаять, Германия җиңелә, һәм Японнар белән сугыш башлана. Дошман коточкыч зур каршылык күрсәтсә дә, Япония өч айдан җиңелә. Менә шул сугышларда безнең әтиебез дә катнаша. Ачык диңгездә, ашарларына беткәч, морякларның диңгез кәбестәсе белән генә тукланып сугышканнары турында сөйләгәне истә калган.
Әтиебезгә Балыклыга 1947 елда гына әйләнеп кайтырга насыйп була. Моряк киеменнән кайткан таза егеткә күпләр кызыга. Тик аның күзе авылның иң чибәр кызы — Зәйтүнәгә генә төшә. Алар гаилә коралар. 1949 елның җәендә мин туганмын. Беренче авазымны йолдызлар ишеткәнгә, миңа таң йолдызының исемен — Зөһрә дип кушканнар.
Тора-бара энеләрем-сеңелләрем Халидә, Наил, Раил һәм Наилә туганнар. Әтиебез әнине һәм безне бик яратты. Ул озак еллар туган авылыбыз Балыклыда урнашкан машина-трактор станциясендә (МТС) слесарь булып эшләде. Эштән кайтканда безгә тәмле ризыклар алып кайта һәм аягында сикертеп уйната иде.
МТСтан соң колхозда эшләде. Ул сирәк очрый торган күп төрле һөнәрләргә ия булган оста ир иде. Балта һәм тимер эшләре остасы, мич чыгаручы, төрле механизмнар коручы-көйләүче. Аның ише кешегә: «Кулыннан гөлләр түгелә!» -диләр. Без, аның биш баласы да, яшьтән эшкә өйрәнеп, хезмәт сөючеләр булып үстек, һәрберебез укып, һөнәрле булдык һәм тормыш кордык.
Мин, Кинель- Черкасстагы медицина училищесын тәмамлагач, шәфкать туташы булып эшләдем. Халидә сеңелем медицина институтын тәмамлады һәм югары квалификацияле терапевт булып хезмәт итә. Наилә сеңелем Самар медицина училищесын тәмамлап, балалар клиникасында эшли. Энем Наил — югары квалификацияле төзүче. Хезмәттәге уңышлары өчен ул орден белән бүләкләнде. Энем Раил техникум тәмамлады. Ул да оста төзүче. Наил һәм Раил, әтиебез кебек, уңган һәм оста куллылар. Нинди генә эшкә алынмасыннар — ул коеп куйган кебек була. Алар эшләгән һәрнәрсә «җырлап-көлеп» тора.
Әтиебезнең тимердән, агачтан ясаган бизәкләре авылдагы күп өйләрнең кыекларына, тәрәзә һәм капка башларына ямь биреп, аның истәлеге булып торалар. Иген эшкәртүче агрегат (ЗАВ), тегермән һәм башка авыл тормышындагы иң мөһим механизмнар, төрле корылмалар да аның тарафыннан корылганнар, җиһазландырылганнар һәм эшкә көйләнгәннәр.
Безнең әниебез ягымлы, киң күңелле һәм уңган кеше иде. Ул үз гомеренә йортыбызның үзәге, гаилә терәге булып яшәде. Безгә, балаларына, югары дәрәҗәле ана, оныкларына кадерле әби була белде, һәрберебезне үзенең шәхси үрнәгендә тәрбияләде.
Без барыбыз да әти-әниебезгә чиксез рәхмәтлебез. Урыннары оҗмахта булуын теләп, догалар кылабыз. Якты истәлекләрен кадерләп саклыйбыз һәм алар үрнәгендә яшәргә тырышабыз.
Зөһрә КАМАЛИЕВА.
Балыклы авылы.
Просмотров: 1436