Сул кулга “ятим” итеп карау яши бездә

3700113 август – Халыкара сулагайлар көне

Үзен мөселман дип санаган һәркем эшне уң кул белән башкарырга тиеш, ашаганда да ризыкны уң кулга тоту мөһим, диләр имамнарыбыз. Сул кул пычрак эшләр өчен каралган, дип әйткән Мөхәммәд галәйһиссәлам. Бәдрәфтә вакытта бәдрәф кәгазен уң кулга тоту тыела. Гомумән, тормышта юлың, эшең уң булсын, уң аяктан атла, дияргә яраталар. Тик менә безгә - тумыштан сулагайларга — нишләргә cоң?

“Тәтәй кулың белән аша!” — сабыйларны кашык тотарга әнә шулай өйрәтәләр. Каләмне, уенчыкларны да уң кулларына тоттыралар. Сул кулга “ятим” итеп карау яши бездә.  Фольклор әсәрләрдә дә  сул сүзе начарлыкны аңлаткан. Ирләрнең хатыннарына хыянәт итүләре дә шул чакларда ук сулга йөрү дип атала башламадымы икән? Инглиз, француз, итальян телләреннән тәрҗемә иткәндә дә сулагай сүзе намуссыз, килбәтсез, әдәпсез мәгънәләренә ия икән. Урыс телендә дә сул сүзе күбрәк сыйфатсыз әйберләргә карата кулланыла.   Намуслы хезмәт белән табылмаган акчага «сулдан» кергән акча диләр. Сул кулын селтәде, дигән әйтем ниндидер өметсезлеккә, өмет өзүгә ишарә. Син бүген сул аягың белән тордың мәллә, дип, кирле-мырлы сөйләшеп йөргән кешегә әйтәләр. 

Бу сүзләрне укып, балаларыгызны тизрәк уң куллары белән эшли башларга өйрәтергә тырышмагыз. Сез болай итеп кешенең табигатен үзгәртергә телисез бит. Үзегезгә сул кул белән эшләү авырга туры килгән кебек, аңа да уң кул белән эшләргә бик җайсыз.

Мин сулагай икәнемне мәктәпкә укырга кергәч кенә аңладым. Аңарчы әти-әнинең бу турыда әйткәнен дә, кисәтү ясаганнарын да хәтерләмим. Бик читен булды язарга өйрәнү: каләмне сул кулыма тотуым була, укытучыбыз, кулыма сугып, уңына тоттырып китә.  

Уң кул белән язу бик авыр бирелде, шулай да өйрәнелде. Язудан кала бөтен эшне сул кул белән башкарам. Бәрәңге әрчегәндә дә, балта-чүкеч тотканда да, көрәк белән җир казыганда да сул кул белән эшлим. Моның бер уңайсызлыгын да күрмим.

Бала сулагай икән, моннан фаҗига эзләргә кирәкмидер, дип уйлыйм. Кеше баш миенең һәр ярымшары билгеле бер функция башкара. Уң кулга өстенлек бирүченең сулъяк ярымшары – сөйләм сәләте, уңъяк ярымшары хис-тойгы өчен җавап бирә. Ә сулагайларда киресенчә,  уңъяк баш мие зуррак үсеш ала. Аларның сиземләү сәләте югары, шунлыктан иҗади кешеләр булып үсәләр. 

Дөньяда сулагайлар якынча 10-15 процент кына. Сан ягыннан азчылыкны тәшкил итсәләр дә, дөньякүләм танылган кешеләрнең 50 проценты сулагай. Тарихи шәхесләр арасыннан сулагайлар: Леонардо да Винчи, Адольф Гитлер, Махатма Ганди, Уинстон Черчилль, Рональд Рейган, Альберт  Эйнштейн, Бетховен, Моцарт, Чарли Чаплин, Мэрилин Монро, Уго Чавес һ.б. Хәзергеләрдән: Барак Обама, Владимир Путин, Билл Клинтон, Усама бен Ладен, Фидель Кастро һ.б.

Шунысы кызык, сулагайлар елның икенче яртысында күбрәк туалар икән, ә яз айларында сулагайлар туу ихтималы бик аз, ди. Сәбәбе  әлегә табышмак булып кала бирә. Җир шарының көньяк өлешендә дә сулагайлар күбрәк туа икән. 

Әле күптән түгел өлкә дәваханәсендә дәвалану үткәндә өч яшьлек сулагай баланы күрергә туры килде. Сул кулы белән шундый матур итеп рәсемнәр ясый. Киләчәктә рәссам булуы бик ихтимал. Аны үзгәртергә омтылуның кирәк булмавы көн кебек ачык.

Нургали ИБРАҺИМОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 1686

Один комментарий

  1. Мэптектэ кулны тойнэгэч,ручканы ун кулыма кучердем.Ә кызымны кыйнатмадым,ерим шуна шатланып.Якшы укый якшы яза,ерим гел канатланып.