“Реформаның максаты – нәтиҗәле җирле үзидарә системасы булдыру”

Фото Н.И.Меркушкина

13 СЕНТЯБРЬ — САМАРАДА ҺӘМ ӨЛКӘБЕЗДӘ РАЙОН СОВЕТЛАРЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ КӨНЕ

Самара өлкәсе халык мән­фәгатьләрен яклаучы җирле үзидарә системасы ре­фор­масының соңгы этабына ке­решә. Бу үзгәрешләрнең асылы нидән тора һәм кеше тормышына нинди йогынты ясый ала? Бу турыда Самара өлкәсе губернаторы Николай Иванович Меркушкин үзенең интервьюсында сөйләде.

- Николай Иванович, җирле үзидарә системасын үзгәртеп кору нигә кирәк булды? Нигә ул нәкъ менә хәзер генә баш­ланды?

- Соңгы вакытта Рос­сия­дә җирле үзидарә инсти­тутларының роле һәм әһәмияте арта бара. Җирле үзидарә — халыкка иң якын булган хакимият. Асылда, дәүләт нәкъ шуннан башлана да бит инде. Хакимиятнең шушы беренче баскычында көндәлек тормыш дәрәҗәсен билгеләүче иң четерекле мәсьәләләр хәл ителергә тиеш — торак-коммуналь хуҗа­лык хезмәтендә тәртип урнаштыру, шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, социаль инфраструктураны  үстерү…

Ә моның өчен җирле үзидарә системасы үзгәртелергә тиеш. 131нче Федераль канун кабул ителгәнгә 10 ел узып киткән инде. Шушы вакыт эчендә аңа 200ләп төзәтмә һәм үзгәреш кертелгән. Бүген аны төптән үзгәртү кирәк, чөнки төзәтмәләр һәм үзгәрешләр генә кирәкле нәтиҗәне бирми башлады. Эре торак пунктларында яшәүчеләр күп очракта үзләренең депутатларын бөтенләй белмиләр.

- Димәк, Самара өлкәсе юктан башлап нәтиҗәле эш­ләп торган җирле үзидарә системасын булдырырга тиеш. Николай Иванович, беренче булырга куркыныч түгелме? Ә нәрсәдер барып чыкмаса? Бәлки, башка регионнарда шундый реформаларның эш­ләп китүен көтәргә кирәктер?

- Илебез үз вакытында безнең регионга иң мөһим бурычлар үтәүне ышандырып тапшырган иде. Ракеталарны космоска очыручы аппаратлар ясау, дөньядагы иң куәтле гидроэлектростанция, илдә иң зур автомобильләр заводы төзү булсынмы — боларның барысын да уңышлы башкарып чыга алды Самара өлкәсе. Бу юлы да сынатмабыз, дип ышанам. Моның өчен бездә бөтен шартлар да бар, шуларның иң мөһиме — тормышыбызны яхшы якка үзгәртү теләге. Яңа реформа шуңа ориентир тота да инде.

- Ике-өч җөмлә белән бу үзгәрешләрнең төп максатын әйтеп бирә аласызмы?

- Җирле үзидарә системасын ныгыту, аның финанс һәм ресурс мөстәкыйльлеген булдыру, муниципаль структураларга югары квалификацияле бел­гечләр туплау, бихисап проблемалардан курыкмыйча, җиң сызганып эшләргә әзер булган риясыз кешеләрне табу шушы реформаларның төп максаты бу­лып тора да инде. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин да бит безгә җирле үзидарә системасының иң түбән баскычы эшчәнлеген яхшырту бурычын  куя.

- Дәүләт башлыгы һәр регион җирле хакимиятенең үз системасын сайлап алырга тиеш, дигән иде. Самара өлкәсе кайсы юлны сайлады?

- Без катлаулы, әмма бик нәтиҗәле булырга охшаган юлны — хакимиятне халыкка якынайту юлын сайладык. Ре­форманың беренче этабында Самара шәһәре администрациясе башлыгы сайланган иде. Ә 2015 елдан башлап муниципаль районнарның башлыклары да конкурс коми-ссиясе тарафыннан сайлана башлады. Җитәкчеләрне, эш-ләренә карап алмаштырып кую мөмкинлеге булу, идарә итү системасының сыйфатын күтәрәчәк, коррупция һәм сәяси каршылыкларны булдырмаячак.

- Яңа муниципалитетлар элеккегечә районнар дип ата­лырмы, әллә Мәскәүдәге кебек префектураларга әверелерме?

- Бездә районнар район булып кала. Халык шуңа күнеккән. Ләкин Мәскәүне бик дөрес искә алдыгыз. Әле 1991 елда ук башкала шушы системага якын идарә принцибын сайлаган иде – мэрия, округ һәм префектура. 10 миллион халык яшәгән шәһәр белән үзәктән генә идарә итеп булмый шул. Вакыт бу адымның дөреслеген раслады, Мәскәү хәзер заманча яши. Самара алдында да шундый бурыч тора. Без бит өч елдан соң футбол буенча дөнья чемпионатын уздыруда катнашачакбыз.

Реформаны никадәр акыллы һәм дөрес итеп уздырсак, халык та безгә шулкадәр ышаныч белдерәчәк. Монда күп нәрсә халыктан тора. Кемне сайласа, шундый тормышка лаек була. Мин ышанам, халык ялгышмас. Үзен күрсәтергә, үз мәнфәгатьләрен якларга килгән кешеләрне түгел, ә халыкка, шәһәребезгә файда китерергә теләгән шәхесләрне сайлап куяр.

- Ә иҗтимагый оеш­ма­ларның эшчәнлеге нәр­сәләр бе­лән чикләнә? Үзлә­ренең проб­лемалары турында алар ра­йон советларына ничек хә­бәр бирәчәкләр?

- Хәбәр бирү белән генә чикләнмәсләр, шәхсән үзләре дә кайбер мәсьәләләрне хәл итә алырлар, дип уйлыйм. Моның өчен һәр иҗтимагый советка муниципаль хезмәткәр беркетелеп куела. Мәсәлән, иҗтимагый совет микрорайонның юлларына асфальт җәяргә, койма яса­тырга, чәчәкләр түтәле бул­дырырга тели икән, район советындагы үз хезмәткәренә ту­рыга хәбәр итәргә тиеш. Шул йорт тирәсендә төзекләндерү эшләренә акча бүлеп бирел­гәндә җәмәгатьчелек фикере дә исәпкә алыначак.

- Гади халык өчен нәрсә үз­гәрер икән? Элек кайбер ха­ки­ми­ят вәкилләрен халык янына чы­гарып, берәр файда­лы эштә кат­наштыру бик читен була иде…

- Владимир Путин әйтүенчә, хакимият халыктан кул сузымында гына булсын өчен, иҗтимагый оешма вәкилләре халык арасында кайнарга, аларның ихтыяҗлары белән яшәргә тиеш. Үзенең “участковый вәкилен” белгән кешеләр аңа турыдан-туры мөрәҗәгать иткәндә йомышының тиз арада үтәлүенә ышана һәм, ки­рәккәндә, моны таләп итә ала.

Җирле үзидарә процессы халык мәнфәгатьләрен үтәүгә юнәл­дерелгән булачак, һәм көнүзәк мәсьәләсе чишелеше турында кеше үзәк газеталардан укып түгел, ә конкрет эшләрне күреп беләчәк.

Иван СМИРНОВ.

Барыгызны да 13 сен­тябрь­дә булачак сайлауларда кат­нашырга чакырабыз. Ә 2 сен­тябрьдән 12 сентябрьгә ка­дәр ал­дан сайлау мөмкинлеге дә бар.

  «Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Аңлаешлы реформа

Просмотров: 1316

Комментирование запрещено