Мәчет тәрбия үзәге булырга тиеш

Камышлы авылындагы капиталь ремонт ясалган мәчет бинасы.

Камышлы авылындагы капиталь ремонт ясалган мәчет бинасы.

- Аллаһыга шөкер, хәлдән килгән кадәр тырышып гамәл кылып яшибез, авыл халкына хезмәт итәбез, - дип каршы алды мине Камышлы авылы мәчетләренең берсендә имамлык итүче Казим Әбделхак улы Борһанов.

2008 елдан башлап быелгы язга кадәр ул үзенең туып үскән авылы Бозбашта да имам булып хезмәт иткән. Вафат булучыларны соңгы юлга озат­кан, мәҗлесләрдә Коръән дә укыган. Ә хәзер, өлкәнәеп китү сәбәпле, ике вазифаны да алып бару кыенлашкач, Казим хәзрәт Камышлы мәчетендә генә эшли икән.

- Хәзрәт, мәчетегез турында сөйләп үтсәгез иде.

- Бу мәчет 1992 елда салынды. Күптән түгел капиталь ремонт та ясалды. Моннан тыш, Галимулла Хәбибулла улы Абдуллов — мәзин, яшь кенә Рамил Наил улы Сәгыйтов мәхәллә рәисе вазифаларын башкаралар. Әл­хәмдүлилләһи шөкер, авылыбыз халкы битараф түгел, гел мәчеткә йөреп, кирәккәндә ярдәм итеп тора. Мәсәлән, Фәрит Мәрдән улы Шәймәрданов манарага өр-яңа ай ясатып бирде.

Район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка да ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Манара куйганда ул губерна Думасы депутаты Владимир Субботин белән сөйләшеп, кран табуда булышты. Андый техниканың хезмәте кыйммәт икә­нен үзегез дә беләсез. Җирлек башлыгы Заһит Әбделхак улы Сафинның да, башка авылдашларыбызның да ярдәме зур.

Караңгы төннәрдә авыл өстен яктыртып, мәчетебез манарасында төрле утлар балкып яна. Моны авыл яшьләре башкарды. Алар ук идәннәргә өр-яңа линолиум җәйделәр.

Ремонт тәмамланганнан соң, зур итеп Корбан мәҗлесе үткәрдек. Аның чыгымнарын да авылдашларыбыз күтәрде. Исән булсак, киләсе елда күрше Бозбаш юлы буендагы зиратны төзекләндерә башларбыз.

Намаз вакытында.

Намаз вакытында.

- Хәзрәт, күңелне борчыган, эчне пошырган нәрсәләр дә бардыр инде. Ни дисәң дә дөнья бит.

- Әйе, бар шул. Элеккеге имамыбыз Әхтәм ага Гусамов тырышлыгы белән бу мәчеттә балаларга гарәп графикасын, ислам нигезләрен өйрәтә башлаган идек. Ә хәзер, ул яңа мәчеткә имам булып киткәч, укулар бөтенләй туктатылды. Кайбер әти-әниләр балаларының дин белеме алуын теләмиләр.

Ә әти-әни ни әйтсә, нинди үрнәк күрсәтсә, бала шуны үзләштерә бит ул. Халык: “Оясында ни күрсә, очканында шул була”, — дип юкка әйтми.

Шулай да, яхшылыкка өмет итик. Өл­кәннәр бакыйлыкка күчә, мәчеткә йө­рүчеләр саны өстәлә генә. Иншалла, ба­рысы да җайланыр, дип уйлыйм. Көн саен намаз укырга егермеләп, ә җомга көн­нәрендә кырык-иллегә якын кеше килә. Араларында хатын-кызлар да бар. Алар өчен махсус урын булдырылган, аерым ишек ачылган. Бу начар түгел. Югыйсә, авылыбызда өч мәчет эшләп тора бит. Димәк, безнең дәвамыбыз бар һәм булачак әле. Моның өчен яшьләр арасында ди­ни тәрбия алып баруны көчәйтергә генә кирәк.

Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1479

Комментирование запрещено