Татарча укыйк, дуслар!

deti_chitayut_kniguАна телебезне саклап калу турында күп сөйлибез, әмма бу юнәлештә әллә ни алга китеш күренми. Татар һәм рус телләрен тигез куллану турында закон (!) кабул ителгән булса да, тормышта һәр тарафта өлкән агай теле хакимлек итә, шуңа өстәп еш кына “рус теле кысыла” дигән коткы таратылып, рәсми даирәләргә басым ясалып тора. Безнең халыктагы ярарга тырышуны һәм мес­кенлекне исәпкә алсаң, басым ясап әйтелгән һәр сүз аңыбызга үтәргә тиешле мәҗбүри команда булып ирешә ахрысы.

Ә бармы телне саклауга илтә торган кечкенә генә булса да адымнар? Өстәгеләр тарафыннан “телне гаиләдә сакларга (өйрәнергә) кирәк” дигән шигарь әйтелде-әйтелүен. Әмма татар телен саклауны күздә тотып әйтелгән әлеге сүзләр үзләре үк күп сораулар тудыра. Әгәр ул тел саклау чараларын гаиләгә күчерү турында уйлап әйтелгән булса, шул юнәлештә тиешле адымнар ясау таләп ителә бит, ә алар күренми. Әллә “без берни дә эшли алмыйбыз, теләсәгез телне сак­лагыз, теләмәсәгез үз ихтыярыгыз” дигәнне аңлатамы бу сүзләр?

Нәрсә әйтергә телим? Тел ягыннан караганда күп татар гаиләләре тиешле юнәлеш бирүгә мохтаҗлар. Моны ничек эшләп була соң? Мисалга ТНВ каналында балалар һәм яшьләр өчен татар теле белән кызыксыну уятырдай “Җырлыйбыз һәм татарча өйрәнәбез”, “Переведи”, “Әдәби хәзинә”, “Кичке аш”, “Башваткыч” һәм башка тапшырулар чыга башлады. Ләкин бу тапшыруларны гаиләдә куллану өчен реклама җитми. Сүз гадәти рек­лама турында түгел, ә балалар бакчасында, мәктәпләрдә бу тапшыруларны карауны җайга салу һәм ата-аналарга тел өйрәнергә ярдәм итәрдәй тапшыруларны гаиләдә бергә карау кирәклеген җиткерү турында бара. Кирәклеге турында бәлки уйланмаган да булыр идем, оныкларыбыз татар авылында бакчага йөриләр. Тик биредә күпчелек тәрбия чаралары русча алып барыла, шунысы бар — бәйрәмдә безнең онык бер куплет татарча шигырь сөйли. Шулмы инде телне саклардай итеп тәрбия чаралары үткәрү? Тәрбиячеләр, әгәр алар чынлап та телебезне саклау турында кайгырталар икән, һичшиксез, ата-аналар белән берлектә һәм максатчан эшләргә тиешләр. Әллә алар да телне гаиләдә сакларга кирәк, ә безнең анда эшебез юк дип, шул бер куплет шигырь белән күңелләрен тынычландыралар микән?

Телне саклауга һәм үстерүгә илтә торган икенче кечкенә адым булып татар басма матбугатын куллану тора. Шөкер, газета-журналлар басылып чыга. Ә укучысы ни өчен көннән-көн кими соң? Сәбәбе гади – бүгенге көндә татар басма матбугаты китапханәләр һәм авыл өлкәннәре хисабына яши. Алар да көннән-көн сирәгәя бит — кем укымый башлый, картая, кемнең акчасы юк — кризис якасыннан алган. Ә өлкәннәр артыннан укучы булырга тиешле яшьләрне заман биргән мөмкинлекләр бераз масайта ахрысы. Имеш, газета-журнал укымыйча гына теләсә-нинди хәбәрне интернет томанлыгыннан (бәлки тел җәһәтеннән томаналык дип әйтү дөресрәк булыр?) алып була. Шулай булгач — долой газета. Үзара да интернет аша гына аралашабыз — долой сөйләшү. Нәтиҗәсе күз алдыбызда — ни татарча, ни урысча сөйләшә белмәгән кавем барлыкка килде. Мисалларын эзләп тә ерак барасы түгел. Тагын телетапшыруларга күз салыйк. Беркөн очраклы гына “ТНВ-Планета” каналыннан “Яшьләр online” тапшыруын карадым. Бик үк гадәти булмаган сәләткә ия кешеләрне җыйганнар иде студиягә: кем күрмичә шахмат уйный белә, кем сүзләрне кирегә әйләндереп сөйләшә, кем сабын куыгын оста очыра һ.б.лар. Кызык кына тапшыру кебек, әмма күңелдә төер калды. Студиягә килгән берәү дә татарча юньләп (матур итеп димим) сөйләшә белми икән бит! Аралашу телебез ярым-йорты татар сүзләренә “почему-может” кыстырылган сүз боткасына әйләнеп беткәне күзгә ташланды.

Яшьләр өчен аларны кызыксындырырдай тапшырулар булу куанычлы, аларның экранда күренеп алырга тырышулары да начар түгел. Моны туган телне өйрәнүгә өстәмә этәргеч итеп кулланырга кирәктер. Үзләрен татарча телетапшыруларда күрергә теләгән яшьләргә тел белүне шарт итеп куярга кирәк. Ике татарның тылмач аша сөйләшүе тамашачыны мыскыллау бит ул. Туган телебезне белү – һәр татар кешесенә куелган таләп рәвешендә дә, телне өйрәтүгә ярдәм рәвешендә дә барса отышлырак булыр. Әйтик, радио-телевидениене тутырган шырды-бырды җыр­лар урынына матур итеп сөйләшергә өйрәтелсә һәм әдәби әсәрләрдән саф татарча өзекләр бирелсә, бу — телне үстерүгә керткән әһәмиятле адым булыр иде. “Без татарча сөйләшәбез” дигәнне “Без татарча сөйләшәбез һәм укыйбыз” дип, ә “Переведи” тапшыруына өстәп, дөрес укуны алга сөргән “Укып күрсәт” дигән тапшыру да максатка яраклы булачак. Бар иде бит элек Татарстан радиосында язучы Хәсән Сәрьян алып барган “Уеңны уйдырып сал” дигән бик эчтәлекле тапшырулар. Нигә бер тапкан яхшыны тагын дәвам итмәскә? Шуны истә тотарга кирәк: чит телле мохиттә яшәп, туган телеңдә даими әдәбият (китап, газета) укыйсың икән, тел онытылмый. Әдәбият укыган кешенең теле чиста, матур булып кала. Мин моны тормыш тәҗрибәсеннән дә, читтә яшәп, телләрен югалтмаган кешеләрдән сораштырулардан да чыгып әйтәм.

Бүгенге көндә мәктәптә газета-журнал укуны максат итеп кую нык кимеде кебек. Бу фикер белән укытучылар килешмәскә дә мөмкин, әмма элек балаларны укырга этәргән отышлы алымнар хәзер бөтенләй кулланылмый дип беләм. Элек мәктәп китапханәләре күп итеп газета-журнал алдыра һәм андагы кызыклы материаллар турында класс сәгатьләрендә сөйләнелми калмый иде. Хәзер күзәтеп йөрим — китапханәләр балалар өчен вакытлы матбугатны бөтенләй алдырмый. Экономия, имеш. Шулай итеп, вакытлы матбугат белән кызыксыну тәрбияләнми, нәтиҗәдә аны уку да бермә-бер кими. Бу җәһәттән сорау туа — яшьләр өчен үткәрелгән төрле чараларда — җыен-аланнарда, Татар яшьләре көннәрендә һәм башкаларда татар матбугаты, аны алдыру-уку, анда катнашу турында сүз кузгатыламы? Әллә безнең алдынгы яшьләребез модалы тренингларга күчеп, тел турында бөтенләй оныттымы?

Уйлавымча, бүгенге шартларда туган телне саклауның төп ысулы – татарча укырга өйрәнү һәм укуны һәрдаим дәвам итү. Телебез өчен янып йөргәннәр шигаре бүген болайрак яңгырый: “Укырга, укырга, татарча укырга!” Моның өчен бишектән башлап татар баласы китап белән уратып алынган булырга тиеш. Татарча китап белән. Татарча балалар китабы гаиләдә культ булсын иде. Баласына укып, әнисе дә укый башлар. Бүгенге көндә бала өчен татарча китап сайлап алу мөмкинлеге бөтенләй юк. Татарча китап сатылмый диярлек. Киосклар, гипермаркетлар русча әдәбиятны киштәләренә куйган бит, анда татарча китапка да урын булырга тиештер. Ни өчен мин Татарстан исемен йөрткән республикада да оныгыма (ә инде чит төбәкләр турында сөйләп торасы да юк) татарча китап эзләп йөрергә тиеш? Китап үзе мине һәр җирдә көтеп торсын. Телләр турындагы законны күз алдында тотканда да — бу үтәлергә тиешле гамәл.

Телебез — безнең ата-бабаларыбыздан калган бәя­ләп бетергесез мирасыбыз. Без аның бердәнбер сакчылары. Берләшеп, бергә уйлап ясаган адымнарыбыз безгә, һичшиксез, телебезне сакларга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

Зәрия ХӘБИПОВА.

Әлмәт шәһәре,

Татарстан.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1413

Комментирование запрещено