* * *
* * *
* * *
* * *
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сез — тынгысыз җанлы, якты идеяләр белән янып яшәүче шәхес. Халкыбызның тарихи һәм мәдәни мирасын үстерүгә өлеш кертүне үзегезнең бурычыгыз, дип саныйсыз. Тырышлыгыгыз белән күп яңа һәм мөһим проектлар тормышка ашырылып тора. Оештыру таланты, энергия, һәрвакыт алга үсеш, яңача эш алымнары эзләү – бу Сезгә хас сыйфатлар. Сезнең кебек зыялы, дәрәҗәле, милләтебез язмышын кайгыртып, зур-зур чаралар уздыручы әйдаманыбыз булуына без һәрвакыт куанып, киләчәккә якты өмет һәм ышаныч белән яшибез.
Самар татарларының телен, мәдәниятен, рухи мирасын саклап калу һәм үстерү эшендә куйган хезмәтегез өчен тирән рәхмәтләребезне белдереп, корычтай исәнлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле һәм уңышлы озын гомер телибез. Халкыбызга хезмәт итү юлында Аллаһы Тәгалә Сезгә фикер киңлеге, зиһен байлыгы биреп, бар булган изге ниятләрегезне, зур-зур проектларыгызны тормышка ашырырга насыйп итсен иде. Сезнең хезмәтегезнең уңышын һәм уңай нәтиҗәләрен күреп, аларга шатланып яшәргә насыйп булсын иде. Сезне аңлаучы, ярдәм итәргә әзер торган дусларыгыз, фикердәшләрегез һәрвакыт артып торсыннар иде, дигән теләктә калабыз.
Алга таба да татар халкы үсеше бәрабәренә багышланган күркәм хезмәтегездә зур уңышларга ирешүегезне телибез. Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын. Без Сезне бик хөрмәт итәбез, яратабыз, Сезнен белән горурланабыз!
Язмышыгыз матур бер җыр сыман,
Исәнлекләр Сезгә телибез.
Ак бәхетләр, зур шатлыклар гына
Алып килсен туган көнегез.
Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары, «Самар татарлары» («Самарские татары») дип аталган медиа-проектларының редакция хезмәткәрләре.
* * *
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне чын күңелемнән күркәм юбилеегыз белән котлыйм.
Татар халкының милли үзаңын уяту, бай мәдәниятен, данлы тарихын, гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез ихтирамга һәм рәхмәткә лаек.
Сез – Самара шәһәренең, өлкәбезнең татар халкы мәнфәгатьләренә күп еллар тырышып хезмәт иткән, милләтебезне туплау, аның абруен күтәрү өчен көчен, вакытын, тәҗрибәсен, малын кызганмаган кешеләрнең берсе.
Кыю карарларыгыз, бетмәс-төкәнмәс энергиягез hәм корычтай ихтыяр көчегез, тырышлыгыгыз белән зур дәрәҗәләргә ирештегез. Максатка омтылышлы, жаваплы hәм оста җитәкче булуыгыз да сезне бизи.
Кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә һәм гаиләгезгә имин һәм бәхетле озын гомер булып кире кайтсын.
Киләчәктә дә сезгә нәтиҗәле хезмәт, исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, эш-башлангычларыгызда уңышлар, чиксез тормыш дәрте, зур җиңүләр телим.
Хыялларыгыз тормышка ашсын, дус-туганнарыгызның ярдәме куйган максатларга ирешү юлында яңа көч өстәсен.
Алга таба да шулай бергә булып, телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклауда һәм үстерүдә бер йодрык булып, армый-талмый эшләргә насыйп булсын.
Һәр туар таңга, бәхет китергән эшегезгә куанып, аннан ямь табып озын гомер кичерергә язсын.
Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сезне беркайчан да Үзенең ярдәменнән, киң рәхмәтеннән, мәрхәмәтеннән ташламасын.
Хөрмәт белән,
Россия Эчке эшләр министрлыгының
Самара өлкәсе идарәсе каршындагы
Иҗтимагый совет
президиумы әгъзасы
Рифкать Хуҗин.
* * *
Хөрмәтле Ильяс әфәнде!
Сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбриклибез!
Сез — булдыклы ир-егет, халкыбызның милләтпәрвәр улы. Татар халкының милли үзаңын уяту, биниһая бай мәдәниятен, гаҗәеп данлы тарихын, искиткеч гүзәл һәм аһәңле телен саклап калып, киләсе буыннарга тапшыру өлкәсендәге хезмәтегез иң зур ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!
Самар өлкәсе татарлары алдында күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәялибез. Зур бүләгебез — хөрмәтебез.
Аллаһы Тәгалә Сезгә корычтай нык исәнлек-саулык, гаилә сәгадәте, ак бәхетләр, гыйбадәтле гомер насыйп итсен иде. Хәерле хезмәт, күпкырлы эшчәнлегездә уңышлар юлдаш булсын.
Өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятләре әгъзалары.
* * *
Хөрмәтле Ильяс Гомәр улы!
Сезне Камышлы районында яшәүче барлык милләттәшләр исеменнән чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклимен!
Сез чын милләтпарвәр шәхес. Төбәгебездә татар милләтенең мәдәниятен, телен, гореф- гадәтләрен саклауга зур көч куючы, әйдәп баручыларның берсе булып, бик күп кирәкле эшләр башкарып яшисез!
Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, хәерле, уңышлы гомер телибез. Милләтебезгә файдалы эшләр башкарырга дәртегез сүрелмәсен. Бергә-бергә матур эшләр башкарып, дуслык күперен тагын да ныгытып яшәргә насыйп булсын, дигән теләктә калабыз.
Туган көнегез мөбарәк булсын!
Р.К.Баһаветдинов, Камышлы районы башлыгы.
* * *
* * *
* * *
* * *
Уважаемый Ильяс Гумерович!
От всей души поздравляю Вас с юбилеем! Восхищаюсь Вашей энергии, смелости, широте взглядов, щедрости души! СОТО «Туган тел», газета «Бердэмлек», сайт, интереснейшие мероприятия во благо татарского народа — все это есть в Самаре благодаря Вам. У Вашего любимого детища — журнала «Самарские татары» славное настоящее и славное будущее, как и у единственного в Российской империи экономического журнала на татарском языке «Иктисад» (Самара, 1908-1913), потому что эти творения останутся в веках.
Желаю Вам и Вашим близким крепкого здоровья, благополучия, оптимизма. Спасибо Вам за добрые дела.
Экс-руководитель управления национальной и конфессиональной политики Надежда Петровна Осипова.
* * *
Хөрмәтле Ильяс Гомәрович!
Юбилейлы туган көнегез белән ихлас күңелебездән котлыйбыз!
Без Сезне олы җанлы, белемле һәм авторитетлы, кешелекле шәхес буларак беләбез. Сезгә әле тагын озак еллар исәнлектә-саулыкта, бәхеттә-шатлыкта, әлеге кебек актив тормышта яшәргә насыйп булсын. Изге эшләрегез әҗер-савап булып үзегезгә кайта торсыннар. Бөтен татар халкы Сезне ярата һәм хөрмәт итә!
Надеждино, Булатовка, Ст. Ключ авыллары халкы исеменнән Мәсгуть Кыямов.
Просмотров: 2045