В Сызрани прошел День татарской культуры (ФОТО, ВИДЕО) / Татар мәдәнияте бай тарихлы

new_IMG_081620 февраля в Сызрани, в библиотеке №18, при поддержке и участии Национально-культурной автономии татар г.о.Сызрань прошел День татарской культуры.

Гостей праздника порадовали выступления татарских музыкальных коллективов, демонстрация татарского национального костюма, познавательная лекция об истории, культуре и традициях татарского народа. Встреча завершилась чаепитием с национальными угощениями.

new_IMG_0806new_IMG_0812 new_IMG_0815 new_IMG_0816 new_IMG_0818По материалам сайта «Татары Сызрани».

* * *

Россия – күпмилләтле ил, һәм биредә яшәүче һәркем үзенең милли мәдәниятендә тәрбияләнә, гореф — гадәтләрен саклый. Без дә бүген, татарлыгыбызны югалтмас өчен, күп көч куябыз. Тарихыбызның катлаулы, кызганыч вакытларында да ата-бабаларыбыз үз телен, мәдәниятен югалтмаган, безнең буыннарга да үзгәртми җиткергән бит.

Сызран шәһәре китапха­нәсенең 18 санлы филиалында хәзерге заман татар мәдә­ниятенә багышланган зур кичә уздырылды. Ул кызыклы үтсен өчен китапханә мөдире Вера Ивановна Плохованың коллективы белән күп көч куюы ишектән килеп керүгә үк күренә иде. Залда стеллажларга татарча китаплар, Самарада нәшер ителүче “Самара татарлары” журналы, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары һәм башка кызыклы кулъязмалар тезеп куелган. Шунда ук балаларның кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылган .

Кичәгә кунаклар күпләп чакырылган иде. Араларында ба­лаларның да булуы аеруча куандырды.

Иң элек Вера Ивановна килгән кунакларга бүгенге татар мәдәниятенең бөтен Россия тормышында нинди урын алып торуы турында сөйләп узды. Китапханә хезмәткәре Гөлсем Салихова борынгы болгар халкының бай тарихы, ата-ба­баларыбызның бөртекләп җыйган мәдәнияте, гореф-га­дәтләре белән таныштырды, балаларыбызда хезмәткә, ата-аналарга, халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Китапханә хезмәткәрләре җит­кергән мәгълүматлар күп­ләр­гә кызыклы булгандыр, мө­гаен.

Шәһәребезнең “Чишмә” татар вокаль ансамбле бик матур концерт программасы да әзерләгән иде.

Гөлсинә Мингалишева, Фә­һимә Ярукова һәм Эльвира Зәйнетдинова татар җырларын шундый матур итеп башкардылар ки, хәтта аларга кушылып җырлаучылар да табылды. Ә оста баянчыбыз (ул ансамбльнең җитәкчесе дә бит әле) Рөстәм Туктаровның баяныннан көйләр туктаусыз агылды да агылды гына. Кечкенә “артистлар” да өлкән апаларыннан бер дә калышмады. 10 яшьлек Элена Әхкәмова “Шәл бәйләдем” дигән халык җырын сузып җибәрде, ә аңардан соң сәхнәгә күтәрелгән Мария Ларина, рус милләтеннән булса да, татар телендә “Их, тала, тала беләгем” җырын бик оста итеп башкарды. Тамашачы кызларның икесен дә алкышларга күмде.

Сызран татарларының мил­ли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Шәрәфетдинов бу кичә­нең бик вакытлы һәм урын­лы булуын белдерде. “Шундый кичәләрне башка китап­ханәләрдә дә үткәрсәк, бик әйбәт булыр иде. Ә мин һәр­вакыт ярдәмгә килергә әзер”, — диде ул.

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1920

Комментирование запрещено