Өлкә губернаторы Николай Меркушкин өлкә халкын Әниләр көне белән тәбрикләде. “Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр”, — дип язылган аның тәбрикләү хатында.
Губернатор сүзләренчә, өлкә хөкүмәте гаилә, аналар һәм балалар институтын ныгытуга күп көч куя. Соңгы 6 елда өлкәбездә күпбалалы гаиләләр саны ике тапкыр артуы моны бик яхшы дәлилли бугай. Әлбәттә, күп бала тәрбияләп үстерү батырлыкка тиң. Мондый әниләрнең хезмәте югары бәяләнеп, өлкәбездә аларга “Ата-ана даны” медальләре һәм “Ана батырлыгы” күкрәк билгеләре тапшырыла. 9 ел эчендә мондый бүләкләр белән 4500 ана бүләкләнгән инде. Быел да бәйрәм алдыннан Самарада “Ата-ана даны” медальләре — ике, ә “Ана батырлыгы” күкрәк билгесе биш һәм аннан артык бала үстергән биш гаиләгә тапшырылды.
Өлкәбезнең башка шәһәр һәм авылларында да бәйрәм игътибарсыз калмаган.
“Камышлы районы Яңа Ярмәк авылында Әниләр көненә багышланган чара узды. Клуб мөдире Розалия Гафурова һәм китапханәче Алисә Хәмәтшина бәйрәмгә җыелган апаларны, әбиләрне бәйрәм белән тәбрикләп, аларга исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләделәр. Аннан соң сүз Камышлы районы башлыгы урынбасары Минсәет Шәйхетдиновка бирелде. Ул озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан Гыйльминур апа Дәүләтшинага, Фәния апа Вәлиәхмәтовага, Гөлсинур апа Гафуровага, Тәскирә апа Зәйнуллинага һәм Тәслимә апа Вәлиәхмәтовага “Куйбышев — запас башкала” медальләрен тапшырды.
Бәйрәм чарасы кызыклы бәйгеләр белән дәвам итте. Әбиләр һәм яшь әниләр ике командага бүленеп зирәклектә һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Бу кичәдә моңлы җырлар да яңгырады, дәртле биюләр дә, шаян сүзләр дә булды.
Бәйрәмебез тәм-томнар белән тулы өстәл тирәли дәвам итте. Чәйләр эчеп алганнан соң, Коръән сүрәләре дә укылды”, — дип хәбәр итә Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Розалия ханым Гафурова.
Шенталы районы Денис авылында да бәйрәм чарасының күркәм узуы турында Нурсинә Хәкимова хәбәр итә. “Кичәне авыл җирлеге башлыгы Лимуза Бикмөхәммәтова ачып җибәрде. Ул сөекле әнкәйләребезне изге бәйрәм белән котлап, алар хөрмәтенә шигырь укыды. Аннан соң Минәхсән Идиятуллин “Әнкәйнең догалары” җырын башкарды. Яңа Куйбышев шәһәрендә төрле милләт балалары катнашында үткәрелгән “Радуга Поволжья” фестивале лауреаты Айрат Галиев әниләр өчен гармунда моңлы татар көйләрен уйнады.
Ләйлә Хәбированың “Иң якын кешем син, әнием” җыры да әниләребезгә мәдхия булып яңгырады. Денис мәктәбе укучылары Лилия Камалетдинова, Рамил Хәмзин, Әдилә Гыйльманова, Наил Хамматшин тамашачыларга матур биюләрен бүләк иттеләр”, — дип яза ул “Бердәмлек” газетасы редакциясенә.
Камышлы районы Балыклы авылының Мәдәният йортында да Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе уздырылды. Авылның олысы-кечесе бу көнне Мәдәният йортына агылды. Фойеда музыка ишетелә, бәйрәм рухы хөкем сөрә. Кунаклар китапханәче Розалия Йосыпова ясаган “Теләкләр агачы” янына басып фотосурәткә төшә.
Концерт программасы Балыклы мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Аларның сәнгатьле итеп сөйләгән шигырьләрен, дәртле җырларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
Концертны алып баручы Рания Шәрәфетдинова һәм Руслан Абсаттаров тамашаны шигъри юллар белән бәйләп дәвам иттеләр.
Бәйрәмгә Камышлы районы администрациясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина һәм Балыклы авылы җирлеге башлыгы Рәсил Йосыпов та чакырылган иде, алар балыклыларга иң җылы теләкләрен җиткерделәр.
Сәхнәгә Камышлыдан килгән нәни артистлар да чыкты. “Серпантин” бию түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар башкаруындагы вальс концертыбызны бизәп җибәрде. Ә Балыклы Мәдәният йортында эшләп килүче “Сандугач” балалар фольклор ансамбле “Каз өмәсе” йоласын тәкъдим итте.
Милли киемнәргә киенгән кызлар:
“Каз канаты каурый-каурый,
Коймак майларга ярый.
Уйнамагач та көлмәгәч,
Бу дөнья нигә ярый?” — дип җырлаганда залда утырган әбиләребез, бабаларыбыз үзләренең яшьлек елларын искә төшергәннәрдер. Күренеш барышында “Каз өмәсе”нең төп элементларын, кагыйдәләрен, аның тарихын “әби” (аны Ләйсән Абсаттарова бик оста итеп уйнады) сөйләп үтте.
Карина Рөстәмова, Розалина Ангалышева, Исламия Каюмова, Ләйсән Усманова, Әлфия Рөстәмова, Руфия Камилҗанова, Эльмира Ишкиняева, Резеда Абсаттарова, Зөлфия һәм Егор Ильясовлар һәм яшь йолдызыбыз Алмаз Галиев башкаруындагы җырлар залда утырган тамашачыларның берсен дә битараф калдырмады. Альбина Кәримова, Гөлназ Камилҗанова һәм Юлия Әхмәдуллина башкарган дәртле биюләр дә күңелләрне җилкендерде. Зилә Әхмәдуллина һәм Римма Хәмзина куйган шаян күренешләр тамашачыларны рәхәтләнеп көлдерсә, Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшит Фәрдиевның йөрәк түреннән чыккан шигырьләре күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
Ә инде бәйрәмебезнең махсус кунагы — Балыклы авылы чишмә суларын эчеп үскән безнең авылдашыбыз Гөлфия Мәхмүтова җырлары да тамашачыларга зур бүләк булды.
Тамашачылар ял итү кичәсен оештыручыларга рәхмәт әйтеп, өйләренә таралыштылар”, — дип яза Балыклы авылы Мәдәният йорты хезмәткәре Линар Абсаттаров.
Әминә ШИҺАПОВА әзерләде.
Просмотров: 1188