Бу дөньяда хәзер мәхәббәт бармы?

Спек­такль­дән бер күренеш. Мә­хәб­­бәт фә­рештәсе – Ар­тем Пис­кунов (сулдан уңга), Ма­рат – Салават Хәби­бул­лин һәм Алия – Айсылу Мө­сәл­­ли­мова.

Спек­такль­дән бер күренеш. Мә­хәб­­бәт фә­рештәсе – Ар­тем Пис­кунов (сулдан уңга), Ма­рат – Салават Хәби­бул­лин һәм Алия – Айсылу Мө­сәл­­ли­мова.

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры артист­лары, ел саен диярлек, Самарага үзләренең яңа спек­такльләре белән килә башладылар. Менә бу юлы да тинчуринлылар Киров мәйданындагы Мәдәният сараенда Илһам Гали пьесасы буенча сәхнәгә куелган “Беренче мәхәббәт” дип аталган тылсымлы комедия күрсәттеләр. Пьесаның авторына килгәндә, әйтүләренчә, бу театрның әдәби бүлеге мөдире Шамил Фәх­ретдинов белән режиссер Рәшит Заһидуллинның икәүләп эшләгән иҗат җимешләре икән. Алар аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә тагын бер тапкыр яңача карарга тырышканнар.

Спектакльнең премьерасы май аенда булган. Шул беренче тамашадан соң Казан халкы арасында аның белән кызыксыну кимеми. Һәр спектакльдә театрның тамаша залы тулы була икән.

Самаралылар күбрәк Га­лиәс­гәр Камал исе­мендәге театр алып килгән спектакльләрне карарга яраталар. Самарада ешрак күренә башлагач, тинчуринлыларны да тамашачы үз итте. Бу юлы да, зал тулы булмаса да, халык шактый гына җыелган иде. Күрәсең, афишаларда әйтелгәнчә, спектакльнең комедия булуы, шулай ук беренче мәхәббәткә багышланганлыгы да, тамашачыны үзенә тарткандыр. Һәркемнең – яшьме ул, картмы, гомер буе күңелләрендә саклап йөрткән беренче мәхәббәтләре бардыр, булгандыр. Спектакльне караганда менә шул хисләрне Самара тамашачысы, һичшиксез, яңарткандыр.

Спектакль мәхәббәт илчесе Купидонның, татарча әйтсәк, мәхәббәт фәреш­тәсенең адәм балалары арасындагы бу олы хис турында югары көчләр белән фикер алышуыннан башланып китә. Әлеге рольне башкарган яшь артист Артем Пис­куновны Самара тамашачысы бик тә яхшы кабул итте, дияргә була. Мәхәббәт утында янган яшьләрне кавыштыручы фәрештә образын ул ышандырырлык итеп уйнады.

Менә сәхнәдә без бер-бер­сенә гашыйк Марат исемле егетне (артист Салават Хәбибуллин) һәм Алия исемле кызны (артистка Айсылу Мөсәллимова) күрәбез. Алар яратышып кавышырга ният­лиләр һәм әти-әниләрен дә таныштырырга рес­торанга ча­кырганнар. Беренче тапкыр күрүгә үк, булачак кода-кодагыйларның инде дөньяда күпне күрергә өлгергән урта яшьтәге кешеләр булуларын аңлыйбыз. Андыйлар турында: “Утны-суны һәм җиз торбаларны да үткән”, — диләр. Егетнең әнисе Камилә Әхәтовна (артистка Миләүшә Нәҗмиева) беренче карашка авылдан шәһәргә килеп урнашкан гади хатын булып күренсә дә, без аның төпле акыл белән дөньяга караучы, иренең төрле кыйланмышларын аңлап, гафу итәргә әзер булган нәфис зат икәнлеген аңлый башлыйбыз. Аның акчаны санап кына туздыруына да артык каршы килмибез. Шул сыйфатларны ул ирендә генә түгел, улында да тәрбияләргә тырыша кебек. Бу дөньяда яшәгәндә анысы да кирәк бит аның.

Ә инде кызның әнисе Аидә ханым (артистка Җәмилә Әс­фәндиярова) үзен бик тә зыялы кеше итеп саный, ире турында да бик кайгыртып, аның нинди ризык ашавын, нинди дару эчүен гел тикшереп тора.

Очрашу башланганчы ук, көтмәгәндә кызның әнисе Аидә егет­нең әтисе Булатның (артист Харис Хөснетдинов) беренче мәхәббәте булганлыгы ачыклана. Менә шунда кызык хәлләр башлана да инде. Кызның әтисе Радик Маратович (артист Алмаз Фәткуллин) белән Булат кайчандыр бер авылда яшә­гән, бер мәктәптә укыган, Сабан туйларында үзара көч сынашкан дуслар булсалар да, яшьлекләрендәге ялгышларын хәзер дә бик авыр кичерәләр. Дөрес, тора-бара икесенең дә бер үк кызны читтән генә карап, үзенә белдермичә генә ярату­лары ачыклана. Менә шул җа­вапсыз сөю “беренче мәхәб­бәт” дип атала торгандыр да инде.

Тик үзара низаг куерганнан куера барып, кискен борылыш ала. Булачак кода-кодагыйлар бер-берсе белән туганлашырга теләмиләр. Бу хәлләрне карап, күреп торган серле зат — мәхәббәт илчесе генә барсына да тыныч карый. Чөнки ул язмыштан узмыш юклыгы, һәркемгә дә мәхәббәтнең күкләрдә язылганын яхшы белә. Аның югарыдан җибәрелгән вазифасы да — бер-берсен яратучы яшьләрне бәхетле итү бит.

Бер-берсен чын-чынлап яратучы ике яшь, әти-әниләре каршы булсалар да, бергә булырга карар кылалар. Алар гаилә кору турында ЗАГСтан таныклык алсалар да, дин буенча каралган никах укымыйча, гаилә тормышын башламаска булалар. Ә моның өчен ничек тә ике якның да әти-әнисен татулаштырырга кирәк.

Бу очракта яшь пар бергә яши башлаган фатирдагы наф­талин исе аңкып торган иске шкаф та ярап куя. Кодалар бер-берсе белән күрешмәс өчен, кыз белән егет кушканча, бер-бер артлы шул шкафка кереп качалар һәм шунда алар бергә рәхәтләнеп яшьлекләрен сагынганнардыр, “беренче мә­хәббәтләрен” дә искә төшер­гәннәрдер, мөгаен. Нәрсә генә булмасын, булачак кодалар наф­талинлы иске шкафтан дуслашып чыгалар. Дөньяда гомер-гомергә мәхәббәт, тугрылык, намус дигән төшенчәләрнең дә булуын исләренә төшергәннәр булса кирәк. Тик без кайвакытта, дөнья мәшәкатьләренә бирелеп, байлык артыннан куып, бу турыда онытып кына җибәрәбез ахыры. Олы буын белән яшьләр дә никтер килешеп бетә алмый, ә элек яшь буын әти-әни сүзеннән чыкмый иде. Өлкәннәр дә хәзер аларны аңлап бетерми. Тинчуринлыларның бу яңа спектаклен тамашачы нәкъ шушы “аталар һәм балалар” проблемасы турында ныграк уйланырга этәрә дә инде.

Пьеса авторлары да, спек­такльнең режиссеры да гап-гади теманы күтәреп, сәнгать ысуллары белән тамашачыларга җиткерә һәм аның күңелен яулый ала. Артистларның да һәркайсы үз образларын җиренә җиткереп ачарга тырышкан. Бу спектакльне театрда әле күптән түгел генә эшли башлаган төп рольләрне башкаручы яшь артистларның уңышы, дип әйтергә дә була.

Самара тамашачысы күб­рәк Камал театры иҗатына мөкиббән булса да, бу юлы тин­чуринлыларның да яңа спек­таклен яратып кабул итте.

Рәфыйк НУРИЕВ.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1231

Комментирование запрещено