Самарада «Татар-кызы-2017″ бәйгесенә әзерлек башланды

yipux525bkwСамара өлкәсендә “Татар кызы-2017” гүзәллек һәм талант бәйгесенә әзерлек башланды. “Татар клубы” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылучы бәйгенең сайлап алу туры гыйнвар аена планлаштырылган. Бу хакта «Татар клубы»ннан (https://vk.com/tatarbeauty2017, проект администраторы - Гөлназ Курмаева) хәбәр итәләр.

Икенче этапка үткән кызларны интернетта тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар. Февральдә ярым финал узачак: кызларга җыр-быю, сәнгатьле сөйләм, шулай ук милли аш-су осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк. Ә март аенда бәйгенең финалы үтәр дип көтелә.

Иганәчеләр беренче урынны алган кызны Россиянең Кара диңгез буена юллама белән бүләкләячәк. Икенче урынга – Санкт-Петербургка тур, өченче урынга Казанга сәяхәт һәм кыйммәтле бүләк тапшырылачак. Әлбәттә, җиңүче кыз Бөтенроссия “Татар кызы-2017” бәйгесендә катнашу хокукына ия булачак.

«Татар-информ».

 

Просмотров: 1240

Комментирование запрещено