Безнең өчен икенче әни ул / Ак әбиебезгә 90 яшь тулды

img044Без, Дәүләткол авылы балалары, 1970 елны авылыбызда башлангыч мәктәпне тәмамлап, көзен Камышлы урта мәктәбендә укый башладык. Һәм, әлбәттә инде, интернатта яшәп укыдык.

1 сентябрь көнне безне тәрбияче Әкълимә апа Насыйрова каршы алды. Төрле авыллардан җыелган балаларны беренче көннән бер гаилә кебек җыйнап, интернатның тәртибе, көнкүреше белән таныштырды апабыз.

Акыллы, таләпчән, җылы карашлы, аналардай кайгыртучан иде ул. Беренче көннән минем күңел түренә яхшы кеше булып кереп урнашты. «Яхшы укыгыз, тәртип бозмагыз, өлкәннәрне олылагыз, кечеләрне кыерсытмагыз, беркайчан да мин-минлегегез өскә калыкмасын, кемнең кем икәне болай да күренеп тора, таш бе­лән атканга да, аш белән атыгыз», — дия иде Әкълимә апабыз.

Үземнең бер мәзәк хәлгә калуым турында искә алып китәсе килә. Борынга ис кергәч кызлар озатырга бара башладык. Бер кичне соңга калып кайтылды. Тәрәзә шакып малайлардан ишекне ачтырдым, утны кабызып бүлмәмә керсәм, Әкълимә апа утыра, кайтып китмәгән! Ул тавыш куптармады, бары тик: «Ә хәзер мине озат инде» — генә диде. Озаттым.

Мин бугенгесе көнне дә Әкълимә апа белән элемтәдә торам. Ул мина һәрвакыт киңәшләрен бирә, теләкләрен тели.

Кадерле, хөрмәтле мөгаллимә апамны бөтен укучылары исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлап, кояштай озын гомер, сәламәтлек, кайгы-хәсрәт күрми яшәвен телим.

Әкълимә апабызның меңләгән укучылары арасыннан берсе — 1976 елгы чыгарылыш укучысы Рәфис ГЫЙЗЗӘТОВ.

* * *

Татар халкында олы җанлы, якты йөзле карчыкларны «Ак әби» дип атау гадәткә кергән. Һәр авылда бар ул Ак әбиләр. Камышлыда да. Шуларның берсе — Әкълимә апа Насыйрова. Ак карлы кыш аенда тугангамы күңеле дә ак, саф аның.

Шушы көннәрдә Ак әбиебезгә 90 яшь тулды. Ветеранны әлеге күркәм бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов һәм олыларга, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Наилә Габидуллиналар килде. Минсәгыйть Низаметдинович Әкълимә апаны юбилее белән котлап, изге теләкләрен теләде, илебез Президен­ты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлау хатларын, буләкләрен тапшырды. Наилә Таһировна да юбиляр янына буш кул белән килмәгән. Ул да Әкълимә апага изге теләкләрен әйтеп, бүләген тапшырды.

Ветеран-мөгаллимәнең күзләре яшьләнде. «Рәхмәт ба­лалар, сезгә дә, җитәкчеләребезгә дә. Ил-көннәребез тыныч, эшләрегез уң булсын, сезгә без күргәннәрне күрергә насыйп итмәсен Ходай Тәгаләбез», — диеп озатып калды ул безне.

Күпне күргән Ак әбиебез. Мулла кызы ул. Яңа Усман авылында мулла Фәсхетдин ага гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Әкълимәгә дүрт яшь булганда Фәс­хетдин аганы сөргенгә сөрәләр, ә Нурзыя ананы алты баласы белән урамга куып чыгаралар. Нинди заман булган?! Балаларга аң-белем биргән өчен сөргенгә сөргәннәр. Бер гаепсезгә. Ни генә кичерми Фәсхетдин мулланың гаиләсе! Ачлык-ялангачлык, өйдән-өйгә йөрүләр, салкын мунчаларда кунулар. «Кулак калдыклары» диеп балаларны мәк­тәпкә укырга алмыйлар. Бала­лар бәхетеннәндер инде, исәнлеген какшатып булса да, әтиләре биш ел дигәндә әйләнеп кайта. Аңардан, дин дәресләре укытмаска, дип кул куйдыралар. Әкълимә мәктәпкә йөри башлый. Язуга кул куйдым дип кенә диненнән ваз кичми Фәсхетдин ага. Улларын сакка куеп, калган балаларына гыйлем бирә. «Кемне Аллаһы Тәгалә җитәкли, шул туры юлдан бара!»  — ди ул.

Гарәп телен белгән, биш вакыт намазын укыган Әкълимәгә Совет мәктәбендә уку да баш бутау булмый. Туган авы­лында 7 сыйныф белем алганнан соң, Камышлы педагогия көллиятенә укырга керә, бик яхшы укый. Әй, ул студент еллар! Чая, матур кыз, яхшы укып кына калмый, көллият, район клубларында җырлый да, бии дә, шигырьләр дә укый, театрда да оста итеп уйный. Төрле рольләр башкара ул. Ләкин дингә, муллаларга каршыларында катнашмый, сиздерми генә читкә тайпыла.

Соңгы курста укыганда сугыш кырыннан кайтып, авыл хуҗалыгы техникумында укып йөрүче чибәр егет, Мәхмүт Насыйров, аңа гашыйк була һәм диплом алуга кызга тәкъдим ясый. Көллиятне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кызга югары уку йортына юллама биргән булалар. Ул уйга кала. Ләкин, йөрәге кушуы буенча сөйгәнен сайлый һәм үкенми. Шулай итеп Яңа Усман чибәре Насыйровларның төп йортына килен булып төшә. Кайнана-кайната күңеленә бик хуш килә сөйкемле, тәүфыйклы килен. Килмәслек тә түгел бит! Көндезләрен мәктәптә мөгаллимә булып эшләгән Әкълимә, өйдә чын хуҗабикә: өйләр гелт итеп тора, аш-су әзер, иренә тугры тормыш иптәше, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтүче килен, балаларына назлы ана. «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне», дигән халык мәкален тормыш девизы итеп алган ул. Әтисенең: «Кем­не Аллаһы Тәгалә җитәкли, шул туры юлдан бара», дигән сүзләрен дә исеннән чыгармый. Шуңа да ул гомер буе ихтирам һәм хөрмәт күреп яшәгән: эшендә дә, өендә дә. Гомере буе уразасын тоткан, намазын укыган мөгаллимә апабыз.

Әкълимә апабыз катнашкан Коръән табыннарының нурлылыгын әйтеп кенә аңлатып бетерерлек түгел. Ул моңлы итеп, күңелләрнең әллә нин­ди кылларын тибрәтеп укый Коръәнне. Аны тыңлаган саен тыңлыйсы килә, бөтен кайгы-хәсрәтләр, сагыш-сагынулар онытыла, күзләрдән яшь ага. Очрашканда: «Ни хәл, балам, эшләр барамы?», — диеп аркамнан сыйпаса, ниндидер илаһи җиңеллек тоясың. Куллары да шифалыдыр Ак әбиебезнең.

Өрлектәй, чибәр дүрт егет тәрбияләп олы тормыш юлына озаттылар Насыйровлар. Уллары Салават һәм Рәис гаиләләре белән читтә яшәсәләр, игезәкләре Раил-Фаил — авылдалар. Ак әбиебез төп йортта улы Фаил һәм килене Гүзәл тәрбиясендә яши, өй түрендә утыра. Киленнәре дә үзенә охшаган Әкълимә апаның, бигрәк тә янындагысы. Балалары күз нурлары булса, онык-оныкчыклары татлы алмалар аның өчен.

Ак әбиебезнең үзе өчен аерым бүлмә. Монда аның үз дөньясы. Бүлмәсе дә үзе кебек нурлы. Китап шүрлеге түрендә Коръән китабы, өйдәнгә җәйгән келәм өстендә намазлык. Бөтен кешенең кайгы-хәсрәтен, шатлыгын бүлешеп, үгет-нәсыйхәтен биреп, илгә-көнгә тынычлык теләп яши ул. Теләкләре кабул булсын, Ходай Тәгалә аңа гомернең озынын насыйп итсә иде, дигән теләктә язмамны тәмамлыйм.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1219

Комментирование запрещено