«Аллаһым юлына басарга теләгән кеше күңелемә якын»

9950Минһаҗәр апа Сәяхова чирек гасыр буена Самарда динебез Ислам дәресләрен алып бара.  Дини мәҗлесләрдә оста Коръән укучы, чын дәгъватчы ул. Мәшһүр абыстаебыз белән очрашып сөйләшкәннәрне укучыларыбызга тәкъдим итәбез. 

- Хәзерге вакытта атасы-анасы намазның нәрсә икәнен белмәгән буын, үҗәтлек күрсәтеп, Коръән укырга өйрәнә.  Сез ничек дин юлына бастыгыз?

- Безнең буын хәсрәт дәрйасында кайнаган буын. Әткәй сугышта һәлак булды. Әнкәй ике баланы ялгызы үстерде.

Әни безгә, нарасыйларга, бәләкәчтән үк дин нигезләрен төшендерде.  Бөек Исламга мәхәббәт уятты.  Биш яшемнән намаз укый башладым,  җиде яшемнән ураза тотарга өйрәндем.  Яшьлегем советларның дәһричелек чорына туры килде.  Ләкин дә шуны әйтә алам. Ул вакытта да теләге булган кеше дин юлыннан тайпылмады.  Моны мин үз гамәлләремнән чыгып сөйлим. 

Хезмәт юлын Безымянканың сөт заводында башладым.  Өч дистә ел шунда эшләдем. Барлык җитәкчеләрем урыслар булсалар да, намаз укуымны белсәләр дә,  каршылык күрсәтмәделәр.Киресенчә, булыштылар.  Сөт цистернасы артына намазлыгымны җәя идем дә, гыйбадәт кыла идем.

Хәзерге яшьләрнең: “Намаз укырга вакытым юк — эшлим дигәннәренә таң калам, моны аңламыйм.
Бүгенге көндә диндә рәхәтләнеп яшәргә була!

- Намаз уку һәм Коръән уку — ул җир белән күк арасы. Коръән уку камиллекнең югары ноктасы. Шушы тауга ничек мендегез?

- Саулыгым какшау сәбәпле, 1991 елда кунакханәгә эшкә урнаштым. Үземдәйләрне җыеп, Коръән укуны башладык. Өч ел буена Казанга Габделхак хәзрәт Саматовка дәресләр алырга йөрдем. Ул минем остазым булды. Аның галимлегенә сокланып бетмәслек.  Ул миңа динебез, пәйгамбәрләребез тарихларын сөйләде.  Ул мине мөгаллимә биеклегенә күтәрде.

- Яшьлек чорында укытучы булырмын дип уйлаганыгыз бар идеме?

- Гомерем буена укытучы буласым килде. Аллаһыга шөкер, олыгайгач булса да, хыялым тормышка ашты.

- Олы яшьтәгеләрне генә укытасызмы?

- Кем килә - шуны укытам. Шәкертләрем арасында — тугыз яшьтән алып 72 яшькә кадәрлеләр.

- Сездә белем алучылар арасында мөгаллимә биеклегенә күтәрелгәннәр бармы?

- Аллаһыга шөкер, бар гына түгел, күп алар.  Менә берничәсе: Мәрйам Сабирҗанова, Сания Сөбхануллова, Фирүзә Гыйбәдуллина, Рәмзия Гыйззәтуллина, Бибинур Вилданова, Гәмбәрия Латыйпова.

- Дәрес алырга килүчеләр арасында күңелегезгә хуш килмәгәннәре очрыймы?

- Аллаһым юлына басарга килгән кеше минем күңелемә һәрчак хуш килә.

- Хаҗга бару мөмкинлеге булдымы?

- 1997 елда - ялгызым, 2008 елда ирем Мингата белән бардык.

- Хаҗдан кайталар да хатын аералар. Хәмер-шәрабле табыннарда утыралар. Мөнәсәбәтегез?

- Тискәре. Димәк хаҗларын юкка чыгаралар.

- Сез олылар исемлегендә. Олы яшьтә дә кешедән үрнәк аласызмы?

- Вагыйз һәм Асия Яруллиннарның гаиләләреннән үрнәк алып яшәргә тырышам. Төрле дөнйави һәм дини китаплар укыйм. «Сәлам» гәҗитәсен бик яратып укыйм. Догалар, вәгазьләр бирәсез. Хәләл белән хәрамне аерырга өйрәтәсез. «Үз тиңемне эзлим» рубрикасы бик ошый. Күпме мөселман балалары бер-берсе белән танышып, гаилә коралар, милләт балалары үстерәләр. Бу бит бик мөһим хезмәт. Динебез Ислам, милләтебез юлындагы барлык яңалыкларны безгә ирештереп торасыз. Бәйрәмнәр турында мәгълүмат бирәсез.  Барчагызга да рәхмәтләребез.  Аллаһы Тәгалә сезләрне Үз рәхмәтеннән ташламасын.

- Татар халкы укуны энә белән кое казуга тиңли. Ә укыту тагын да авыррак бит. Арыйсыздыр инде?

- Укыту — минем өчен яшәү дигәнне аңлата.  Мин динебез Исламда яшим. Аллаһым исәнлек кенә бирсен.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1206

Один комментарий

  1. Безнен профессорыбыз.