Менә инде 2017 елның да җәй айларына аяк бастык. Акрын гына, аккан су кебек, гомер дигәнең дә сиздермичә, ашыкмыйча гына үтеп тора. Кешеләр дә туалар, үсәләр, эшлиләр, балалар үстерәләр. Тормыш ыгы-зыгысы белән өлкәннәр ягына аяк басканны сизми дә калалар.
Еллар, еллар болыт сыман
Үтәсез дә, үтәсез.
Болыт сыман үтәсез дә,
Гомер йомгагын сүтәсез.
Әйе шул, күпме еллар болыт сыман үткән дә, киткән. Мәрьям апабыз Каюмованың да гомере шул болытлардай ага да, ага.
Пар канаты каерылган аның, ничәмә-ничә еллардан бирле ялгыз ул. Алай да сынмаган, сыгылмаган. Нинди генә язмышларга дучар булса да, ана исеменә тап төшермичә яши дә, яши. Уңган, бөтерчектәй бәләкәй генә чая кыз яшь чагында да, олыгайгач та гел алдынгылардан була.
…1947 елның 28 июненьдә Яңа Ярмәк авылында яшәүче Саный абзый белән Минбәдәр апаны куандырып, дөньяга бер кыз бала аваз сала. Ул көн үсә, төн үсә. Беренче бала булгач, бик тиз кул арасына да керә башлый. Иптәшләре арасында да аерылып тора, чибәр һәм уңган була. 11 сыйныфны укып бетергәч, Кләүледәге редакциядә 3 ел эшли, аннан соң Яр Чаллыга китә, анда ике ел пешекче була. Туган авылын бик тә сагына, ял көннәренә кайтканда да су буйларын әйләнә, озын күл буйларында төнбоекларны барлый. Авылның саф һавасын, иртән сыер мөгердәгәннәрен төшләрендә еш күрә. Сандугачларның «чүт-чүт» итеп сайравы бер дә колагыннан китми. Шулай итеп туган авылына кайтырга була яшь кыз.
Кич йөрергә чыккач, Наил исемле егетне очрата һәм ошата ул. Аны кемнәр генә ошатмаган икән, ул буй-сыны, үзе җырлый, гармунда уйный. Мәрьям апабызның бәхете була. Шулай клубка биергә килгәч, кызлар: «Бу егет кемне биергә чакырыр икән?» — дип серләшәләр. Мәрьям апабыз өр-яңа ситса күлмәктән була, йөрәге «дөп-дөп» итеп тибә, битләре кызара. Менә егет кызлар янына якынлаша һәм чибәр Мәрьямне биергә чакыра. «Их, белсәгез иде, ничек шатланганымны», — дип сөйли язмам герое. Очып кына бии ул. Менә шулай мәхәббәт утлары кабына да инде.
Мәрьям апа сыер савучы була, ә Наил абыебыз машинада сыер савучыларны йөртә. Бер кулга эләккәч, очкындырмый инде Мәрьям апабыз бу егетне.
1970 елны туйлар уйнатып, бергә яши башлыйлар. Бәхетләрен тулыландырып, 1972 елны — Раил, 1977 елны Римма дөньяга килә, 1978 елны Сәрия туа. Дөнья түгәрәкләнә. Әкрен генә эшләп, булганына шөкер итеп, яшьләр яшәп яталар. Өй салалар, каралты-кура да ясыйлар. Йорт тулы мал-туар асрыйлар.
Менә нинди бәхет: сөйгән ирең, сабыйларың – барысы да яныңда, исән-саулар. Балалары белем алып, тормышта үз юлларын тапканнар. Барысы да башлы-күзле булдылар. Үз йортлары белән яшиләр. Мәрьям апабызның инде «әбием» дип дәшүче оныклары бар.
Кайда гына эшләсә дә, Мәрьям апабызның исеме гел Мактау тактасында булды. Клуб мөдире декретка киткәч, анда да ике ел эшләп ала. Кичләрен клубта, көндезләрен фермада хезмәт итә ул. Шулай итеп 2002 елны лаеклы ялга китә. Аннан соң да кулын кушырып өйдә утырмый, 9 ел ындыр табагында (зернотокта) эшли. Аның барлык эш стажы – 48 ел!
Мәрьям апабыз – сәхнәбезнең йолдызы да әле ул. Кирәк икән — өздереп җырлый, кирәк икән — типтереп бии. Мәзәк күренешләрне дә бик яратып һәм килештереп уйный. Чын артист, аларны да уздыра, дисәм, ялгыш булмас. Афәрин, Мәрьям апа!
Кеше гомере – бер сукмак. Тәкъдиргә язылган ул сукмак бик озын да, кыска да, сикәлтәле дә булырга мөмкин. Шушы сукмактан барганда кеше табышларга да ирешә, югалтулар да кичерә. Мәрьям апабызның ире дә ничәмә-ничә еллар урын өстендә ятты. Ир-атны караулары — ай-һай авыр. Мәрьям апабыз түзде. Ул оныгын да югалтты бит әле. Әлеге искә алуларыбыз сабыйга дога булып барсын иде…
Авырлыклар күрсә дә, сынмый-сыгылмый яшәде язмам герое. Алдагы көннәрендә дә сәламәт булып, сагышларга-кайгыларга бирешмичә яшәсен иде. Тормыш сукмаклары озын, киң һәм якты булсын иде. Әмин!
Мәрьям апабыз бик оста хуҗабикә дә әле. Тәрәз төбе саен — гөлләр, бакча тутырып чәчәкләр үстерә ул. Биленә алъяпкыч бәйләп, җиңнәр сызганып, аш-су тирәсендә дә бетерелергә ярата.
Дөньялыкны гына кайгыртмый әле бу булган, уңган апабыз. Намазларын, уразаларын калдырмый ул, дини мәҗлесләрдә Коръән сүрәләре-аятьләре укый. Мәетләрне соңгы юлга озатканда да аның өлеше зур.
Менә шулай һәр туар таңга куанып, булганына шөкер итеп яши белә Мәрьям апабыз. Чөнки ул тормышка, кешеләргә, хезмәткә гашыйк.
Мәрьям апабызның 70 ел гомере үтеп тә киткән. 24920 көн бит ул! Һай, бу гомер дигәннәре! Минутлар, сәгатьләр көннәр һәм төннәр белән алышына. Айлар – еллар, еллар – гасырлар белән. Телисеңме-теләмисеңме, ә еллар үтә тора. Еллар да, гомерләр дә шулай…
70 яшь тула, дип борчылма әле син, Мәрьям апай. Тормышыңның иң кадерле, иң матур чагы әле ул! Синең олы тормышың, хезмәтең, көн күрешең, төннәреңдә күк йөзендә атылган йолдыз сыман сызылып китә. Киләчәк буынга да эз калдыра. Шулай ару-талуны белмичә, яшә дә, яшә әле син. Кадерле әни, яраткан әби, кешелекле-игелекле авылдаш, күрше, киңәштәш булып, озак еллар исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта яшәргә Ходаем насыйп итсен. Аллаһы Тәгалә саулыктан берүк аермасын.
Дөнья матур, дөнья гүзәл — яши белсәң,
Зәңгәр күкнең зәңгәрлеген әгәр күрсәң.
Бу дөньяны кем яраткан – шуны белсәң,
Бар нәрсәгә шөкерана кыла белсәң.
Хөрмәтле, яраткан Мәрьям апай! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез. Балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шулай озак еллар безнең белән берлектә яшәргә Ходаем насыйп итсен.
Туган көнең-юбилеең
Күңелгә нур өстәсен.
Синең һәрбер туар көнең
Сипсен бәхет көптәсен.
Җәен җиләк чәчкәсе бул,
Кышын кышлау гөле бул.
Яшәү гомерең озын булсын,
Исән-сау бул!
Кайнар сәламнәр белән Розалия ГАФУРОВА, клуб мөдире.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1297