Менә безнең өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының эшли башлавына өч ел тулып, дүртенчесе китте инде. Эшләнгән эшләребез дә бихисап, алда планнар да зурдан, чөнки компьютер, интернет заманында тормыш шулкадәр тиз алышынып тора. Бүген болай булса, иртәгә инде башкача булырга мөмкин. Шулай да, безнең хатын-кызларыбыз тормыш таләпләренә туры китереп, төрле чаралар уздырырга тырышалар. Без Бөтендөнья хатын-кызлары форумында булып, Казанда үткәрелгән төрле мастер-классларда да катнаштык, үзебездә дә татар халык ашлары күргәзмәләре, Шәҗәрә бәйрәмнәре, Бишек туйлары, “Төп нигез” дигән һәм башка милли йолаларны ничек кайтару турында кичәләр уздырдык.
Кошки районының Иске Җүрәй авылында Рәфисә Минебаева, Похвистнево районының Гали авылында Илһамия Кәримова, Камышлы районының Иске Ярмәк авылында Әлфия Баһаутдинова, Тольятти шәһәрендә Зөлфия Галиханова җитәкчелегендәге бүлекчәләребез дә шундый чараларны уңышлы гына уздырып киләләр.
Безнең “Ак калфак” оешмасы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән тыгыз элемтәдә тора. Менә быел Казанда уздырылган тарихчылар форумында һәр татар авылының тарихын язу кирәклеге турында әйтелде. Ә безнең “Дуслык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының бюро әгъзасы Фәхретдин Канюкаев үзенең туган Иске Мәчәләй авылы турында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган затлы китапны чыгарырга өлгергән иде инде. Ул аны авылдашларына бушлай таратты.
Икенче яхшы үрнәк – Фәхретдин Бәдретдин улы Самара төбәге авылларында яшәүче балалар арасында шашка турнирлары уздырырга алынды. Ул бу бәйгене хәтта Бөтенроссия күләмендә үткәрү тәкъдиме белән дә чыкты. Бу онытылып баручы уенның кире кайтарылуы түгелме?
Фәхретдин Канюкаев беренче Әлифба авторы, якташыбыз Сәләй ага Вагыйзов истәлегенә аның туган Байтуган авылында музей төзүдә дә үзенең өлешен кертте. Бу турыда газеталарда да язылды, телевидение тапшыруларында да күрсәтелде.
Һәр елны аның актив катнашуында өлкә үзәгендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме уздырылуы инде традициягә әйләнде.
Милли эшләребездә активлык күрсәтүче кешеләрне күреп алып, Фәхретдин Бәдретдин улының вакытында рәхмәт сүзләре әйтүе дә, җитәкченең бер уңай хәләте дип әйтер идем. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән атаклы “Ялкынлы яшьлек” ансамблене алыштыргысыз җырчысы Айсылу ханым Әбдиевага берничә дистә еллар тырыш хезмәте өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде дә инде.
Эшләгән кешене вакытында күрә белү, аның хезмәтенә тиешле бәя бирү бик яхшы, әлбәттә. Фәхретдин әфәндегә эшендә зур уңышлар, исәнлек, иминлек телисе килә.
Миңа, “Ак калфак” оешмабызның берничә актив әгъзасы белән Казанда республика күләмендә үткәрелгән ифтар мәҗлесендә дә катнашырга насыйп булды. Бу чара, минемчә, бик тә яхшы оештырылган иде. 10 мең кеше сыйдырышлы зур бинада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны намазда күрү безгә горурлык хисе өстәде. Без үзебез дә, алып барган намазлыкларыбызны җәеп, рәхәтләнеп ачык һавада намазларыбызны укыдык, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка хәзрәтләрнең вәгазьләрен тыңлап, үзебезгә рухи көч өстәдек. Аларның вәгазьләре Аллаһка риза булып яшәргә, рәхмәтләр әйтеп шөкерана кылып яшәргә өйрәтәләр бит.
Бу мәҗлестә үзебезнең татар дигән горур исемебезне, телебезне саклау турында да күп сүзләр әйтелде. Кайберәүләр нигә Разия ханым безгә боларны яза икән дип тә, бәлки, әйтерләр. Безнең “Ак калфак” оешмасы “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыятенең бер тармагы булып санала. Шунда эшләүчеләрдән, аның җитәкчесе Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаевтан үрнәк алып, аңа да, аның оешмасына да кызыллык китермәс өчен тырышабыз.
“Ак калфак” быелгы ифтар мәҗлесләрендә дә бик теләп катнашты. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә. “Бердәмлек” газетасының “Кыйбла” кушымтасында “Әльбидаг”, “Тәравих” мөнәҗәтләре басылган иде. Без шуларны күчереп язып алып, ханымнарыбызга, туташларыбызга тараттык, мәҗлесләрдә дә бергәләп укыдык. “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Милли басмабыз безгә киләчәктә дә туры юлны күрсәтеп торсын иде. Аңа озын гомер телик, язылырга, ярдәм итәргә дә онытмыйк.
Бердәм булыйк, бергә булыйк! Барча хатын-кызларыбызны Ураза гаете бәйрәме, булачак Сабан туйларыбыз белән котлыйм, барыбызга да исәнлек-саулык, уңышлар телим.
Тиздән Казанда Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы Корылтае үткәрелә. Анда эшләнгән эшләребезгә йомгак ясалып, милләттәшләребез алдына яңа бурычлар куелыр, дип өметләнәбез.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1093