Министр күзлегеннән караганда, дистанцион укуларның бернинди кыенлыгы да юк. Ә менә Самара өлкәсендә яшәүче ата-аналар һәм укытучылар бу турыда нәрсә уйлыйлар икән?
6 апрельдән өлкә мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрендә дистанцион рәвештә укулар башланды. Эпидемия шартларында бу мәҗбүри чара. Үткән җомгада өлкә мәгариф һәм фән министры Виктор Акопьян, видео-конференция уздырып, укытучыларга һәм ата-аналарга укуларның ничек оештырылуы, Бердәм дәүләт имтиханнары бирү буенча нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Читать полностью