Китап авторы Альп Әрән Демиркая татар әдибенең барлык хикәяләрен төрек теленә тәрҗемә иткән.
Доктор Альп Әрән Демиркая Гази университетының төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасында Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты буенча фәнни эш язган. Әлеге хезмәт китап буларак басылып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бартын университетының төрки телләр һәм әдәбиятлары кафедрасы җитәкчесе, доктор Алсу Камалиева сөйләде.