«Милли җанлы дин әһелләрен яшь мөселманнарга үрнәк итеп күрсәтергә тиешбез», — ди Илнар Гарифуллин
Тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин фикеренчә мөселманнар арасында миллилекне үстерү өчен күренекле дин әһелләребезнең милли җанлы фикер иясе булуларын күрсәтергә кирәк. Бу хакта ул «ТНВ» каналындагы «Татарлар» тапшыруында әйтте.