Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да югалмаячак. Чөнки 1941 — 1945 еллар эчендә ил өстенә төшкән зур әфәт бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары, һәрбер йортта да кадерле ядкарьләр итеп сакланган сугыш истәлекләрен барлап, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабалары турында иншалар язалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина бу язмаларның кайберләрен безнең газета укучылары игътибарына да тәкъдим итте. Читать полностью