Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Николай Нефедов ихтыяҗ аеруча зур булган проектларны атады.
«ЛУКОЙЛ» җәмгыятенең XI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашу өчен, татар телендә дә гаризалар кабул ителә. ТР Министрлар Кабинетында читтән торып оештырылган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип белдерде.