Иртәгә, 22 мартта, Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка нибары 48 яшь тулган булыр иде
Быел Татарстанның “Идел” яшьләре үзәге 30 еллыгын бәйрәм итә. Без, Самара татарлары, бу оешма турында сөйләгәндә, вакытсыз арабыздан киткән милләтпәрвәр, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәд Мәхмүтовны искә алабыз. 90нчы елларда яшьләребезгә Татарстан лагерьларына юлны нәкъ ул ачкан иде бит. Нәтиҗәдә, ничәмә буын милләттәшләребез гомерлеккә татарлык, милләтпәрвәрлек чире белән авырадылар, үзләре олыгайгач, балаларын да татар мәктәбенә укырга алып килделәр, татар лагерьларына җибәреп, татарлык хисләре тәрбияләделәр. Читать полностью