Похвистнево районының Гали авылында уникенче тапкыр уздырылган “Халкым минем” фестивалендә катнашкан Похвистнево һәм Камышлы районы үзешчәннәре җыр-бию аша төп теманы – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын яктырта алдылар.
Бу фестивальне җирле эшмәкәр, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов (урыны оҗмахта булсын) өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм, иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү максатыннан башлап җибәргән иде. Күп еллар чара Татарстан ярдәме белән уздырылып килде. Быел исә ул районның Мәдәният идарәсе һәм “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан оештырылды. Оештыручылар алмашынудан фестиваль оттырмады, шундый ук җылы һәм ижади атмосферада узды. Читать полностью