15 март — көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Күп еллар июльнең дүртенче якшәмбесендә “Сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне” буларак үткәрелгән бәйрәм 1980 елдан мартның өченче якшәмбесенә күчерелгән. Бу тармак хезмәткәрләре йортларда су, газ, җылылык һәм ут булсын, парклар, скверлар, урамнар, юллар, ишегаллары, подъездлар чисталыгы белән куандырсын өчен тырышып эшлиләр. Ателье-комбинатлар, остаханәләр һәм салоннарда хезмәт куючыларның һөнәри осталыгын һәм җаваплылыгын бәяләп бетерерлек түгел. Бүген көнкүреш хезмәт күрсәтү тармагы эш спектрын киңәйтү, сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Аларның хезмәте башка кешеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыра һәм көндәлек проблемаларга вакыт сарыф итмичә, бөтен игътибарны эшеңә, балаларыңа, гаиләңә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Бер генә йорт та бу өлкә хезмәтләреннән башка яши алмый. Электр приборларын, машиналарны, фатирларны, кием-салымыңны, аяк киемнәрен тәртипкә китерү кирәк булганда, алтын куллы осталарга мөрәҗәгать итәбез. Аларның кайберләре өчен даими клиентлар булып торабыз. Читать полностью →