Бүген кояш баю белән барча мөселманнар Рәгаиб кичәсен каршы алачак. Ул изге Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы төнгә туры килә.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рәгаиб кичәсе якынлашу уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.