Төрле-төрле булсакта без,
Бер тамырның гөлләре.
«Апам» диеп берәү дәшә,
Икенчесе: «сеңелем».
Мәхаббәтнең бизәгедер -
Җиргә туган кыз бала.
Апалы кеше — бай кеше,
Сеңел — бүләк Ходайдан.
23 февральдә минем бертуган Илһамия апамның (фамилиясе — Кәримова) юбилее – аңа 60 яшь тулачак. Апам турында йөрәктән чыккан сүзләрне язасы килә… Читать полностью