Тел, әдәбият һәм сәнгать институты яңа буын татар теле дәреслеген тәкъдим итте.
Язучы Галимҗан Гыйльманов татар теле һәм әдәбияты буенча төзелгән дәреслекләргә яңа гасырда иҗат иткән язучыларның әсәрләрен кертергә киңәш итте. Әлеге фикерен ул Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа проектларын җәмәгатьчелеккә күрсәтү чарасында җиткерде.