«Тарих институты Республикабызның юбилеена багышланган аерым сайт әзерли», — диде «Теория» агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов. Сайт бер айдан эшли башлаячак дип көтелә.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан төшерелгән видеоны киләчәктә татар һәм инглиз телендә карап булачак. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов видеороликның рус версиясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.