Туган җир кемгә дә якын, кемгә дә кадерле. Кеше олыгайгач та яшьлегендә уйнап үскән болыннарын, урман-кырларын сагынып яши.
Минем туган авылым Иске Ярмәк (Самара өлкәсе, Камышлы районы) Сок елгасының борылып аккан җиренә, “Изгеләр тавы” — “Юкәле” тауның куенына сыенып утырган. Аның итәгендә, елга яры белән янәшә, бөтен авыл халкына истәлекле “Ак каен” үсә иде. Читать полностью