Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев хөкүмәт дәрәҗәсендә хәләл ризыкка игътибар итүне мөселманнар өчен сөенеч булуын әйтте.
«KazanForum» кысаларында оештырылган «Kazan Halal Market» оештыручыларына рәхмәт. Менә шундый заман бар иде, хәләл әйбер ашарга дип, Казанда бер җирдә дә табып булмый иде. Аллаһка шөкер, мондый әйберләр булыр дип без хыяллана да алмадык. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын оештырган кешеләргә дә», – дип әйтте ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать полностью