Камышлы районының Иске Усман авылына баргач, миңа “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Мәгърифә Мисбах кызы Гыйльфанова белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул бик тә ачык, сөйләшүчән кеше булып чыкты. Ә аның тормышын күпләргә үрнәк итеп алырлык, минемчә. Исеменә күрә — җисеме, диләр бит халыкта.
Яшь, матур бу кыз авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, күрше Похвистнево шәһәрендә бухгалтерлыкка укый башлый. Беркөнне ул Богырыслан шәһәрендә яшәүче туганнарына кунакка бара һәм биредә үзенең авылдашы Рөстәм Гыйльфановны очрата. Ә тегесе исе китеп:
- Син Иске Усман авылыннанмы? Ә минем нишләптер сине авылда бер дә очратканым булмады. Әйдә таныш булыйк? — ди. Читать полностью