
Губернаторыбыз Николай Меркушкин исеменнән Вазыйх Мөхәммәтшинны өлкә администрациянең милли һәм конфессиональ идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова котлады.
“Ренессанс” кунакханәсендә Самарның “Прогресс-В” компанияләр группасы президенты, Русия Федерациясенең атказанган төзүчесе Гата углы Вазыйх Мөхәммәтшинның хезмәт юлына 55 ел тулу һәм аның туган көне уңаеннан зур тантана узды.
Бәйрәм мохиты бина ишекләрен атлап кергәч үк сизелде. Юбиляр Вазыйх әфәнде Мөхәммәтшин кунакларны елмаеп, ачык йөз белән каршы алып торды. Аның битеннән, күзләреннән нур бөркеп торды. Читать полностью