
Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе (сулда) Кадрия Идрисова, Самара өлкәсе кунаклары Айсылу Әбдиева һәм Рәфисә МИННЕБАева (уңда).
Татарстанның Актаныш районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы шушы районда форум-семинар уздырдылар. Анда Россиянең бөтен регионнарыннан һәм Таҗикстан, Төркмәнстан, Казахстан, Белоруссия, Польша һәм Австралия илләреннән килгән 150ләп делегат катнашты. Шулар арасында Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы әгъзалары — мин, Айсылу Әбдиева һәм Кошки районының Иске Җүрәй авылы хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәфисә Миннебаева да бар идек. Читать полностью