Аллаһыга шөкер, заманалар безнең файдага үзгәрә. Динебез Ислам, тәрбияви чара буларак, төп әхлаки көчкә әйләнеп бара. Нарасый чакта ук намазлыкка басканнарда әле өмет бар. Намазлыктагылар тәмәке, хәмер-шәраб, наркотиклардан азат затлар булып, тормыш юлына басалар һәм алар киләчәктә милләтебезнең асыл угыллары һәм кызлары биеклегенә күтәреләчәкләр, Аллаһы теләсә.
Хатын-кызлар, югары әхлаки сыйфатларга ия туташ-ханымнар булып, гаилә коралар. Намаздагы ирләр — хатыннары өчен ышанычлы терәкләр. Читать полностью