Ничек тиз узасың син, гомер… Сиздерми-сиздерми генә алтмышы да килеп җитә икән… Күпме бу, азмы? Кем үлчәгән инде аны? Бу фани дөньяның хикмәтләренә кем ахыргача төшенеп бетә алган?..
Үткән гомер искән җилдәй шул. И-их, бигрәк тиз узасың инде, гомеркәй, дип юанасың гына. Еллар үткән, безнең чәчләргә дә чал төшкән. Күз томалардай кайгы-хәсрәтләр дә булган, шатлык-сөенечләр дә озак тоткарламаган. Күргән-кичергәннәр тик истәлекләр генә булып калалар… Читать полностью