«Зөләйха күзләрен ача» романын һәм аңа карата язылган тәнкыйть мәкаләләрен укыгач туган уйланулар
Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында белем алган вакытта, бездә әдәби тәнкыйтьнең хәле бик начар, чын тәнкыйтьчеләр юк, дигән сүзләрне шактый еш ишетергә туры килде. Чыннан да, татар язучыларының кайчакта берсен-берсе күккә чөеп, кайчакта тыйнак кына мактап язылган мәкаләләре өстенлектә иде. Дистә еллар шулай дәвам иткәнгә, ялкынлы, гыйбрәт алырлык чын тәнкыйть мәкаләләрен укып сөенеп булмаганга, бу хәлгә инде ияләшеп, шулай булырга тиеш дип кабул итә идек. Әмма менә бу яртыеллыкта хәлләр үзгәрде. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» («Зулейха открывает глаза») романы басылып чыккач, безнең татар язучылары, әдәби фикер ияләре уянды.
Читать полностью →