
Яңа Ярмәк авылы клубында авылдашлар арасында зур хөрмәткә ия булган апа-абыйларыбызның юбилейларына багышланган тантана узды.
Яңа Ярмәк авылы кечкенә генә һәм бик тә матур. Югарыга менеп карасаң, аның бер ягыннан талгын гына Сок елгасы ага, икенче ягында – каршы таулар. Тирә-як яшеллеккә күмелгән, әйтерсең лә хәтфә җәеп куйганнар. Зур юлдан төшкәндә ике якта да каеннар яшел шәлләрен бөркәнеп, кайтучыларны каршы алып, китүчеләрне озатып калалар. Урманда җиләк-җимеш, балан, карлыган, бөрлегән, гөмбә дисеңме… «Әһ», дигәнче чиләгеңне тутыр да, рәхәтләнеп ял итеп ал.
Әйе, авылыбыз зур түгел, шуңа да барлык кешеләрнең тормышлары да – күз алдында.
Менә сагынып көткән май аена да аяк бастык. Тышта нинди ямьле. Шомыртлар, чияләр, алмагачлар – бар да ап-ак чәчкәдә утыра, әйтерсең лә ак шәлләрен ябынган кызлар алар! Кошларның сайравы тагын ни тора! Яз айларында эш күп булса да, безнең халык бик тә теләп ял итәргә авыл клубына җыела. Читать полностью →