Камышлы районы Иске Усман авылында клуб мөдире булып эшләүче Фидания Нуретдинова белән тормыш — яшәеш, мәдәният — сәнгать яңалыклары турында бераз сөйләшеп алдык. Менә нәрсәләр белдем мин аңардан.
- Татар хатын-кызлары гомер-гомергә эштә уңганлыклары, аш-суга осталыклары белән тирә-юньдә дан тотканнар. Шатлыкка, безнең авылыбызда да андый кешеләр байтак. Төрле күргәзмәләрдә катнашырга туры килсә, бер дә аптырап калмыйбыз: тегү, чигү, бәйләү осталары Халисә апа Шәймәрданова, Әлфия апа Зиннурова, Гөлшат апа Кәримоваларның мактанырлык, күрсәтерлек эшләре җитәрлек. Алар быел язын авыл Мәдәният йортында оештырылган “Үзебез бәйлибез” дип аталган түгәрәктә катнашып, яшь буынны шушы эшнең серләренә өйрәттеләр, — дип сөйләп китте Фидания ханым. Читать полностью →