Самар өлкәсендә Язгы игелекле гамәлләр атнасы узачак. 16 апрельдән алып, атна дәвамында төбәгебездә күптөрле мәрхәмәтлелек акцияләре үткәрелер дип көтелә. Бу бик игелекле һәм позитив чара. Ул күп кенә кечкенә һәм зур проектларны үз эченә алачак. Камышлы районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре дә аларда бик теләп катнашачак.
Гомумән, минемчә, бу атнада һәркемгә яхшылык кылу мөмкинлеге тудырыла. Ә язмам герое Расилә Зәйнулла кызы Галимуллина һәрвакыт изгелек, игелек кылып яши.