Быел яз Казанда V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды. Анда Россия Федерациясенең 36 регионыннан 700гә якын кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелган иде. Алар өч секциягә бүленеп эшләделәр.
Терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр җыелышы Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында узды. Анда катнашучылар үзләренең эшчәнлеге белән таныштырды, төрле тәкъдимнәр дә яңгырады. Читать полностью