Мин, мәсәлән, үзе көч-хәл белән йөргән карт-корының мал асрарга тырышуын аңлый алмыйм. Ну, беткән бит инде көч-куәтең, хәзер үзеңне карарга бер кеше кирәк.
Ә син мал асрыйм, имеш… Гомумән, авылда бер сыер асрауның бер файдасы да юк. Печәнен, ашлыгын, башкасын сатып аласың – бу үзе бер сыер бәясенә төшә. Өстәвенә, ел әйләнәсенә, бер көн дә калмыйча, бер тиен акчасызга аның хезмәтчесе булып эшлисең – ашатасың, астын аласың, көтүдә йөртәсең… Ул биргән кадәр генә сөтне дә, итне дә син рәхәтләнеп сатып ала алыр идең һәм күпме буш вакытың, күпме акчаң янда калыр иде. Бик тә мал җанлы кеше булсаң, ун сыер асра, ә берне түгел. Мин шулай уйлыйм. Читать полностью