
Бу гаиләдә Фәритнең әнисе Сания апага (1997 елда төшерелгән фотосурәте) да кадер һәм хөрмәт кенә күрсәтелә.
Похвистнево районы Мәчәләй авылында үрнәк булырлык күркәм гаиләләр күп. Фәрит һәм Рәйхана Яһудиннар гаиләсе — нәкъ шундыйлардан.
Фәрит — үзебезнең авыл егете. Ул, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, мал табибы һөнәрен үзләштерә һәм Әхрәт авылында ферма мөдире булып эшкә урнаша. Өч елга якын эшләгәннән соң, уңган егетне күршедәге совхозга эшкә чакыралар, һәм Фәрит ун елга якын мал табибы булып шунда эшли.
Әтисе вафат булгач, Фәрит әнисен ялгыз калдырырга теләмичә, авылга кайта һәм Подбельскиның кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. Фабрика шул вакытта байтак кешене хезмәт урыны белән тәэмин итә иде. Безнең Мәчәләй авылыннан гына да эшчеләр биш автобуска төялеп бара иде. Аларның күбесенә фатир да бирделәр. Тик заманалар үзгәреп, фабрика ябылды. Читать полностью