15 февральдә каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның туган көне. Әгәр исән булса, быел аңа 78 яшь тулган булыр иде. Ә без аның туган көнен менә җиденче мәртәбә инде үзеннән башка гына билгеләп үтәчәкбез.
Үткән елда якташыбызның тормыш һәм иҗат юлына багышланган китап дөнья күрде. Бу безнең өчен, әлбәттә, иң куанычлы мизгелләрнең берсе булгандыр. Татар җәмәгатьчелеге китапны бик тә җылы кабул итте. Тиражы аз булу сәбәпле (барлыгы 700 данә генә) аны без башлыча Татарстанның Нурлат районы, Самара һәм Ульян өлкәләренең татар авыллары китапханәләренә бирдек. Киләчәктә бу китапны зуррак тираж белән татар һәм рус телләрендә бастырсак, начар булмас иде.
Әдипнең әле беркайда да басылмаган чәчмә әсәрләре дә, шигырьләре дә байтак. Барсын бергә җыйнап, дөньяга китап итеп чыгарырга кирәктер, мөгаен.
Шуларның берсен – тәрбия темасына багышланган “Кайда син, Римма?” дип аталган документаль хикәяне, бүген без “Бердәмлек” укучыларына тәкъдим итәргә булдык. Читать полностью