Бу йортның капкасын ачып кергәч тә, аның төзеклегенә, пөхтәлегенә игътибар иттем. “Хуҗа үз куллары белән яратып, нык итеп ясаган өй”,- дип уйлый-уйлый өйгә кердем.
Мине Кәшбелгата Хөснелгата улы Хөснелгатин үзе каршы алды. Чыннан да, өй эче дә нык, пөхтә иде.
- Балаларым кайтып йөриләр, өй эшләрендә булышалар, үзем картайдым инде, исәнлегем дә китеп тора, — дип моңаеп алды ветеран.
Кәшбелгата абыйны тормыш бер дә иркәләмәгән. Ул 1924 елның ноябрь аенда Камышлы авылында дөньяга килә. Өч яше тулгач әтисе гаиләсен алып Бозбаш поселогына күченеп, өй җиткереп яңа тормыш башлый. Читать полностью