Мәхәббәт — бездән сорамый гына йөрәккә кереп урнашучы өермә ул. Аны ясалма итеп чакырып алып булмый. Рөхсәтсез генә, үзе килгән ошбу хисне яныңда яшәргә өйрәтмәсәң, кайчакта китеп тә бара. Мәхәббәт булган урында әкияти дөнья, серле, рәхәт мөнәсәбәтләр була. Ярату ул-үзеңне үзгәртү, яхшырту, яраткан кешеңне ничек бар, шулай кабул итү. Җаныңда булганны сөйгәнеңә биреп, аннан әллә ниләр таләп итми яшәү-мәхәббәтнең биек ноктасы. Үзеңнең эчке дөньяңны өйрәнеп, һаман камилләшә бару- бу да шул мәхәббәтнең бер баскычы. Эчке сөенеч белән якыннарыңа изгелек эшләүдән армыйсың икән, сөен, синең җаныңа мәхәббәт оялаган!
Алда сурәтләгән халәттә яшәп ятучы пар белән Яңа Усман авылында очраштым мин. Рушания һәм Илһам Гелметдиновларның сөю җимешләре күңелләрендә тулышкан һәм ике сабый булып дөньяга туган инде. 2001 елны дөньяга аваз салган Ильмир һәм 2006 елны туган Ильвир исемле ике егет үсеп килә алар гаиләсендә. Әти-әни үрнәгендә тәртипле, укуда алдынгылардан алар. Читать полностью →