
Россиядә соңгы 20 ел эчендә 20 мең авыл юкка чыккан. Уртача алганда, көн саен 3 салага ясин чыгылган дигән сүз бу. БМО фаразларына карасаң, 2020 елга әле яшәгән авылларның өчтән ике өлеше дә юкка чыгарга мөмкин. РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, авылга киткән акча – төпсез коега су ташу белән бер, дип әйтә. Рус авыллары юкка чыга барганда, татарлар салаларда яшәвен дәвам итә. Һәм белгечләр моны татар авылының феномены дип атый. Нинди генә авырлык булмасын, татарлар үз хуҗалыкларын ташлап китми, кайсыбер авыллар хәтта, барлык икътисадый законнарга каршы дигәндәй, гөрләтеп яши бирә. Тарихчылар моның сәбәпләрен өйрәнә башлады. Әле нәтиҗә ясарга иртәрәк, шулай да галимнәр кызыклы фактлар белән уртаклаша ала. Без бу хакта Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институы директоры Рафаил ХӘКИМОВтан сораштык. Читать полностью →