Запас башкалада унөченче тапкыр шөһрәтле Хәтер парады узды
Билгеле булганча, 1941 елның 7 ноябрендә Запас башкала итеп билгеләнгән Куйбышев шәһәренең Куйбышев мәйданында Кызыл армиянең 65 һәм 239 санлы полклары, Кызыл Байраклы Амур флотилиясе моряклары, 25 мең солдат һәм командирлар, куәтле хәрби техника, парад строена тезелеп, Куйбышев мәйданы буйлап узалар, беренче мәртәбә күккә авиапарад самолетлары күтәрелә, эшче халык демонстрациягә чыга. Трибунада СССРның Югары Советы президиумы рәисе Михаил Калинин, дипломатлар, чит ил вәкилләре була, ә хәрби парадны маршал Климент Ворошилов кабул итә. Чара чит ил делегатларына СССР гаскәрләре куәтен күрсәтү, халыкта патриотик хисләр уяту өчен эшләнә. Солдатлар һәм хәрби техника, парадтан соң туры фронтка китеп, батырларча сугышалар, дошман Мәскәүне ала алмый, артка чигенә башлый… Читать полностью