Киләчәктә бөтен өмет шушы “Туган тел” оешмасында хәзер
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте — милли-мәдәни оешмалар арасында иң өлкәне һәм соңгы вакытларда иң актив эшләүчеләрнең берсе, мөгаен. Тик нигәдер бу оешманы да нидер, нәрсәдер бизгәк тоттыра кебек. Совет составына сайланган 22 әгъзаның яртысы диярлек утырышларга килми интектерә. Ә кирәк кадәр кеше җыелмагач, оешма президенты Ильяс Шәкүровның әйтүенчә, күп вакыт тиешле карарларны да раслау мөмкин түгел. Гомумҗыелышлар турында әйтеп торасы да юк. 130лап әгъзадан җыелышларга килүчеләрнең саны 50дән узмый. Ә инде регламентта каралган тиешле кадәр кеше җыелмагач, хәлиткеч карарларны да кабул итеп булмый. Читать полностью