
Бүген, 3 декабрьдә, Разия Газимҗан кызы Әюпова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Кеше — ул кем генә булмасын, үзе бер дөнья, үзе бер тарих. Самараның “Татар кухнясы” хуҗабикәсе Разия Әюповага карап, моңа тагын бер кат инанасың. Ул татар милли ризыкларын оста итеп пешерүе белән генә түгел, милли җанлы булуы белән дә хәйран калдыра.
Безнең “Бердәмлек” газетасында аның туган телебезнең байлыгы, матурлыгы, әһәмияте, милләтебезнең язмышы турында сүз барган язмалары даими рәвештә басылып тора. Шәһәребездә һәм өлкәбездә узган милли чараларда да Разия ханым актив катнаша. Сабан туе дисеңме, Сөмбелә, Нәүрүзме — ул чәкчәк, кош телләре, гөбәдия кебек милли ризыкларыбызны пешереп килеп, бәйрәмгә ямь өсти. Читать полностью →