20-21 ноярьдә Татарстан башкаласында «Казан – төркия дөнья мәдәни башкаласы» елын ябу тантанасы узачак. Бу хакта Татарстан мәдәният министрлыгы белдерә.
Бу тантана кысаларында төрки дөнья илләре мәдәният министрлары очрашуы – ТӨРКСОЙ даими шурасының 32нче утырышы узачак. Анда даими әгъза илләр: Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм күзәтүчеләр: Алтай, Башкортстан, Татарстан, Тува, Саха (якутия) Хакасия һәм шулай ук Гагауз вәкилләре дә катнашачак. Читать полностью